Филүс Каһиров Казандагы концертларында туган хис-кичерешләре белән бүлешә

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның 3, 4 ноябрьдә Казанның Филармония залында концертлары булып үтте. Әлеге якты мизгелләрдә туган хис-кичершләрен җырчы тамашачылары белән дә уртаклашты.

«Олы рәхмәтләремне белдерәсем килә Казан тамашачыларыма. Казандагы концертларыбыз бер тында, бер сулышта үтте», ди Филүс Каһиров. Шулай ук ул укытучысы Сөнгатуллина Зилә Даяновнага, Мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизяновнага һәм иҗатташ дусларына олы рәхмәтен җиткерә.

«Сезнең җылы мөнәсәбәтегез, көчле алкышларыгыз hәм дә көч-куәтегез белән уңышлы булды бу концертлар. Рәхмәт сезгә», — дип тагын бер кат олы ихтирам белдерә Филүс Каһиров Казан тамашачысына һәм 10, 11 март Филармония залында үтәсе өстәмә концертларында көтеп кала.

View this post on Instagram

Олы рэхмэтлэремне белдерэсем килэ Казан тамашачыларыма. Казандагы концертларыбыз бер тында, бер сулышта утте. ⠀ Беренчедэн рэхмэтемне эйтэсем килэ соекле укутучыма — Сонгатуллина Зилэ Даяновнага. Бер концертымны да калдырмыйча, концертнын башыннан азагына кэдэр тынлап, карап безнен очен шатланып тора ул. ⠀ Безнен ижатыбыз белэн hэрсаен кызыксынып торган, кирэк чагында ярдэм кулын сузган Мэдэният министры Ирада Хафизяновнага рэхмэтлэремне белдерэм @irada.aiupova 🙏🏻 ⠀ Сэхнэдэш дусларыма, ижатташларыма, жырдашларыма, hэм бигрэк тэ коцертыбыз кунагы — Равиль абый Гэрэевка чиксез рэхмэтлемен. ⠀ hэм ин олы рэхмэтлэрем Казан тамашачыларына!!! 🙌🏻🙌🏻🙌🏻 Сезнен жылы монэсэбэтегез белэн, кочле алкышларыгаз hэм дэ коч-куэтегез белэн унышлы булды бу концертлар!!! Рэхмэт Сезгэ🙏🏻 ⠀ Килэсе остэмэ концертларыбыз 10-11 МАРТ ФИЛАРМОНИЯ. КАЗАН

A post shared by Кагиров Филюс (@kagirov.filyus) on

Филүс Каһировның Казанда үткән концертларыннан тамашачылар да, иҗатташ дуслары да канәгать калган.

Яшь журналист, каләм иясе Рәфидә Галимҗанова: 

— Яраткан җырчыларым бик аз. Әлләкемнәрне тыңлап йөрсәм дә, Филүскә мәхәббәтем башка. Ул күңелемнең яртыдан күбрәк өлешен алып тора. Ни өчен яратаммы?! Беренчедән, гадилеге өчен. Тормышта гаҗәеп кызык, кәмит кеше булса, сәхнәгә чыккач, чын җитди, халык җырчысына әйләнә дә куя. Кайбер артистлар кебек теләсә нинди мәзәк сөйләми, тамашачысыннан көлми, маймыл кебек сикерми, чын үзе булып чыгыш ясый. Менә шундый кешеләрне яратам. Бу — ясалмалык, икейөзлелек түгел. Бу — үзеңне кайда да дөрес тота белү дигән сүз. Филүснең һәр җыры халыкка таныш.

View this post on Instagram

Яраткан җырчыларым бик аз. Әлләкемнәрне тыңлап йөрсәм дә, Филүскә мәхәббәтем башка. Ул күңелемнең яртыдан күбрәк өлешен алып тора. Ни өчен яратаммы?! Беренчедән, гадилеге өчен. Тормышта гаҗәеп кызык, кәмит кеше булса, сәхнәгә чыккач, чын җитди, халык җырчысына әйләнә дә куя. Кайбер артистлар кебек теләсә нинди мәзәк сөйләми, тамашачысыннан көлми, маймыл кебек сикерми, чын үзе булып чыгыш ясый. Менә шундый кешеләрне яратам. Бу — ясалмалык, икейөзлелек түгел. Бу — үзеңне кайда да дөрес тота белү дигән сүз. Филүснең һәр җыры халыкка таныш. Концерт буе кушылып, биеп утырдым. Кыскасы, ял иттем. Өч ай буе гел каядыр чабып, бик арганмын. Минәйтәм, бу арудан Филүснең моңы гына булыша алачак, барыйм әле! Бардым. Һаман шуннан кайтып җитә алмый йөрим 😀 Үзе әйтмешли, «Кайда соң моң?!» Кайсы җирен генә яратам соң Филүснең?! Моң — аның тугры хезмәтендә, мәхәббәтендә һәм… Үзендә ❤️ @kagirov.filyus 💫 Чиксез рәхмәтем дустым сиңа, @rail_rashitov_photo 🤗 Һәм ни, Тавышыннан кулларым калтырый хәтта🤭 Әйе, мин анда елыйм 😪

A post shared by #Просто Ябалак🦉 (@yabalak_959) on

Иҗатташ дусты, профессионал җырчы Илүсә Хуҗина:

— Филүс, Филүс инде ул! Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр концертына барып, дөнья мәшәкатьләрен онытып, моң дөньясына кереп көч җыюың кыйммәтрәк. Ә кичә аның концертында андыйлар күп иде, шыгрым тулы зал. Концертта чыгыш ясарга миңа да бәхет тәтеде. Ә Филүс белән җырлау үзе бер ләззәт,ни җырласаң да, матур чыга!

View this post on Instagram

Филүс, Филүс инде ул! Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр концертына барып, дөнья мәшәкатьләрен онытып, моң дөньясына кереп көч җыюың кыйммәтрәк. Ә кичә аның концертында андыйлар күп иде, шыгрым тулы зал. Концертта чыгыш ясарга миңа да бәхет тәтеде. Ә Филүс @kagirov.filyus белән җырлау үзе бер ләззәт,ни җырласаң да, матур чыга ! Рәхмәт сиңа дустым, талантың, күңелеңне биреп җырлавың өчен! Сиңа саекмас моң һәм илһам чишмәсе телим! Яз көннәрендә Филүснең тагын өстәмә концертлары көтелә, бармый-күрми калмагыз!

A post shared by Илюса Хузина. Певица, singer (@iliusa__khuzina) on

 

 

Мәгълүмат Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рәфидә Галимҗанова инстаграмнарыннан

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий