«Равил Гәрәевнең җырлаганын беренче тыңлаганда, елап җибәрдем» — Филүс Каһиров талантлы кешеләрнең хыялларын чынга ашырды

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның уңышлы гына 13 сезон концертлары бара. Җырчының быелгы концертлары аеруча үзенчәлекле, чөнки Филүс Каһиров зур сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куйган талантлы шәхесләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Уфа концертына Алсу исемле кызны кунак итеп чакырган булса, Казанның Филармония залында күпләргә интернет аша таныш булган Равил Гәрәевнең хыялын тормышка ашырган.

Филүс Каһиров:

— Халык арасында талантлы, моңлы кешеләр бар, ләкин алар артист булып китмәгән. Менә, мәсәлән, туган ягым Бүздәккә кайткач, бер мәҗлестә Алсу исемле кызның җырлавын ишеттем. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясау хыялы белән яшәгән. Без аны Уфа концертына чыгыш ясарга чакырып, аның бу хыялын тормышка ашырдык. Бик матур җырлады, халык яратып кабул итте. Шундый талантлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашырсак, минемчә, аларны халык та күреп калыр иде, һәм шулай ук аның язмышы да үзгәреп китәргә мөмкин бит инде.

Равил абый Гәрәевнең җырлаган видеосын беренче тапкыр тыңлаганда, елап җибәрдем. Аннан ниндидер моң агылып чыга, ниндидер сихри көче бар аның. Аны “Болгар радиосы”на кунакка чакырганнар иде. Алар, безгә шундый кунак килде, дип инстаграмга чыгардылар. Шул видео астына тамашачылардан: “Шушы кешене сәхнәдә күрәсе килә”,  дигән тәкъдимнәр булды. Шул вакыт мин Алсуның хыялын тормышка ашырганымны искә төшердем дә, Равил абыйны Филармониягә чакырдым. Ул башта ышанмаган, килеп күрешкәч кенә, чакыруның дөрес икәнлегенә инанды. Киләчәктә дә халык арасындагы шундый талантлы шәхесләрнең хыялларын тормышка ашырырга дигән теләк бар. Алар моңа бик лаек.

View this post on Instagram

☺️🎵"БЕРЕНЧЕ ТЫҢЛАГАНДА ЕЛАП ҖИБӘРДЕМ" — ФИЛҮС КАҺИРОВ ЗУР СӘХНӘГӘ ЧЫГАРГА ТЕЛӘҮЧЕ ГАДИ КЕШЕЛӘРНЕҢ ХЫЯЛЛАРЫН ЧЫНГА АШЫРДЫ🎶⤴️ ⠀ ✅Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров @kagirov.filyus @kagirov_filyusfun_official Уфа концертына Алсу исемле кызны кунак итеп чакырган булса, Казанның Филармония залында күпләргә интернет киңлекләре аша таныш булган Равил Гәрәевнең хыялын тормышка ашырган👏 ⠀ ➖Халык арасында талантлы, моңлы кешеләр бар, ләкин алар артист булып китмәгән. Менә, мәсәлән, туган ягым Бүздәккә кайткач, бер мәҗлестә Алсу исемле кызның җырлавын ишеттем. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясау хыялы белән яшәгән. Без аны Уфа концертына чыгыш ясарга чакырып, аның бу хыялын тормышка ашырдык. Бик матур җырлады, халык яратып кабул итте. Шундый талантлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашырсак, минемчә, аларны халык та күреп калыр иде, һәм шулай ук аның язмышы да үзгәреп китәргә мөмкин бит инде☀️ ⠀ Равил абый Гәрәевнең җырлаган видеосын беренче тапкыр тыңлаганда, елап җибәрдем. Аннан ниндидер моң агылып чыга, ниндидер сихри көче бар аның. Аны “Болгар радиосы”на кунакка чакырганнар иде. Алар, безгә шундый кунак килде дип, инстаграмга чыгардылар. Шул видео астына тамашачылардан: “Шушы кешене сәхнәдә күрәсе килә”, дигән тәкъдимнәр булды. Шул вакыт мин Алсуның хыялын тормышка ашырганымны искә төшердем дә, Равил абыйны Филармониягә чакырдым. Ул башта ышанмаган, килеп күрешкәч кенә, чакыруның дөрес икәнлегенә инанды😊 ⠀ 🌟Киләчәктә дә халык арасындагы шундый талантлы шәхесләрнең хыялларын тормышка ашырырга дигән теләк бар. Алар моңа бик лаек — ди Филүс Каһиров🙏 ⠀ ⏯лайк❤беркетеп📌куярга ОНЫТМА👍 ⠀ ➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖ ⠀ ✊‼УКУЧЫЛАРЫБЫЗ, МЕҢ РӘХМӘТ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БУЛУЫГЫЗГА🤝‼ ⠀ ✅Язылабыз, кызыклы хәбәрләр, әйтер сүзегез булса, язып җибәрегез📮 ⠀ 👇👇👇👍👍👍🙏🙏🙏 ⠀ 🌎@TATAR_TODAY 🌎@TATAR_TODAY 🌎@TATAR_TODAY

A post shared by 🌏TATAR TODAY порталы🌍 📢 (@tatar_today) on

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий