Ел саен 13 меңнән артык яман шеш очрагы теркәлә

Бүген Башкортстанда  85 меңнән артык яман шеш авыруы исәптә тора, һәм ел саен республикада 13 меңнән артык яман шеш очрагы теркәлә.

Әлеге авырулар арасында сөт бизенең яман шеше беренче урында тора, үпкә яман шеше — авыр исемлектә икенче һәм өченче урында – тире яман шеше. Ә менә иң күп үлүчеләр — үпкә  яман шешеннән.  Кызганыч, бу  рейтингта икенче булып ашказаны  яман шеше алда бара, ә өченче урында — сөт бизенең яман шеше.

Республика клиник онкология диспансеры вәкиле Рөстәм Абдрахманов сүзләренә караганда, соңгы елларда Башкортстанда, бөтен ил буенча кебек үк, пациенткаларда, күкрәк яман шешеннән тыш, аналык муенының яралгы хәле очракларының артуы да билгеләнә. Аналык  муенының яман шеше дөньяда иң киң таралган онкологик авырулар арасында.

Абдрахманов әфәнде раслаганча, ел саен Россиядә ана муенлыгының яман шешеннән 9500 гә якын хатын-кыз үлә. Бу яман шеш 39 яшькә кадәрге хатын — кызлар арасында ешрак барлыкка килә.

— Бүген Башкортстанда авырулар проценты югары – 2,3 процент, — дип хәбәр иттәләр Башкортстан сәламетлек сагы министрлыгында. Чагыштыру өчен 2017-2018 еллар күрсәткече китерелә, ул вакытта авырулар проценты нибары 0,5 процент тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның июленнән Башкортстанда  үз пациентларында яман шешне иртә стадиядә ачыклый алган беренчел буын табибларына премияләр бирәләр. Бу максатта республика бюджетында 30 млн. сум салынган, аның 12 млн. сумы 2019 елның җиде аенда түләнгән дә инде, участок табиблары 1650 пациентта яман шеш авыруын ачыклаган.

Башкортстан башлыгы Радий Хабиров раславынча, республикада «алга таба да иртә стадияләрдә онкологик авыруларны ачыклаган өчен белгечләргә премия бирүне дәвам итәчәкләр».

Чыганак "МК"

фото pixabay.com

Бәйле