Каникулында көмешкә саткан

Бу гамәлне ул әти-әнисе кушуы буенча эшләгән.

Башкортстанның полиция хезмәткәрләре Кумертау районында өйдә көмешкә сатуны ачыклаган. Алар өйгә рейд белән килгәч, бу гамәлне 10 яшьлек бала эшләгәнен күргән.
Үсмер  әйтүе буенча, бу эшне аңа әти-әнисе кушкан. Балаларның каникуллары барганда ата-ана, кич кенә түгел, көндез дә көмешкә сатуны оештырмакчы булган. Ир белән хатын эштә вакытта, спиртлы эчемлекне улларына сатарга кушканнар.  Ир белән хатынга карата җинаять эше ачылган.

Чыганак  "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий