«Машина чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән» — Татарстанда коточкыч юл һәлакәте

-- Alfia

Татарстан трассасындагы коточкыч авариядә микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, берсе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте 6 ноябрь кич Югары Ослан районында — Казан — Ульяновск трассасында булган. Биредә «Форд Транзит» микроавтобусы һәм 14нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән. Микроавтобус исә юл читенә төшеп әйләнеп капланган.

«Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. «Форд» микроавтобусы шоферын хастаханәгә озатканнар», — дип сөйләде аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий