Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

-- Alfia

8 ноябрьдә Татарстанда кискен сутытачак. Көндез урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Җил төньяк-көнбатыш юнәлештән төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Төнлә, бүген көндез кебек үк, урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә температура -2 градуска кадәр төшә. Көндез -2..-3 градус салкын була. Төбәкнең көньяк-көнчыгышында җылырак, көньяк-көнбатышында салкынрак булыр дип көтелә.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле