16 бала тәрбияләүче Башкортстаннан Люзия һәм Фәнис гаиләсе ничек яши? [видео]

-- Alfia

Башкортстанда яшәүче Люзия һәм Фәнис Әхмәтвәлиевләр 16 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның 13е-тәрбиягә алынган балалар.

«Без балаларның гаиләле булуларын, наз, җылы тоеп үсүләрен телибез. Балаларга булышырга кирәк»,- ди алар.

Бертуган балаларны бер-берсеннән аермас өчен, алар хәтта берьюлы 4 бала тәрбиягә алалар.

«Алар да әти-әниле булырга телиләр, җылылык тоясылары килә. Ә балалар йортында боларның берсен дә бирмиләр. Без аларны беренче күрүдә яраттык. Нинди генә бәйрәм булмасын, без һәрвакыт бергә күңелле, дус-тату бәйрәм итәбез», — ди үзләренең кызлары Регина Кәримова.

Люзиянең хәзерге вакытта 6 оныгы бар. Аларның мәхәббәтләре балаларның һәрберсенә дә җитә. 2016 елда бер оныгы хастаханәгә эләккәч, ул әти-әниләре ташлап киткән балалар палатасын барлыгын белеп, үзләренең авылларында «Безнең балалар» фондын төзи. Фондта балаларны тәрбиялиләр, аларны анда тәрбиячеләр карый.

«Балаларга дөрес тәрбия бирергә кирәк. Чөнки син аларга нәрсә бирсәң, алар сиңа шуны кайтара. Шулай ук аларга карата мәхәббәтле дә була белү мөһим», — дип белдерә Люзия ханым.

 

Бәйле