Кишернең файдасы күп, ләкин зыяны да бар икән

-- Лейла
Кишер витаминнарга һәм микро­элементларга бай.

Анда А, D, В группасы витаминнары күп. Кальций, селен, цинк, магний, фосфор бар. Организмга кирәкле каротин дигән матдә пешергәндә дә файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Кишер эчәклекләрнең дөрес эшчәнлеген тәэмин итә. Күз күрүен яхшырта. Иммунитетны ныгыта. Аппетитны ача, бит тиресенең төсен матурлата.

Зыяны

Авырлы чакта, гастрит, ашказанында башка авырулар күзәтелгәндә, аллергияле кешеләргә кишерне саклык белән генә ашарга киңәш ителә.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий