Казанда яшәүче ир-атка кыз туганы пычак белән кадаган

-- Alfia

Казанда яшәүче ир-атка кыз туганы пычак белән кадаган. Ир-ат хастаханәгә эләккән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

8 ноябрь ведомстводан тыш сак экипажына Кол Гали урамындагы йортның баскычында яралы ир-ат утыруы турында хәбәр килгән. Росгвардиячеләр ачыклаганча, талашканда ир-атка кыз туганы пычак белән чәнчегәнен ачыклаган.

Табиблар ир-атны хастаханәгә алып киткән. 32 яшьлек эшсез хатын-кызны тоткарлаганнар һәм полициягә тапшырганнар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле