Иҗади гаилә Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова концертларында тамашачыга башка яктан ачыла [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың гаилә белән тулы составта концерт куюлары тамашачыда зур кызыксыну уятты. 26 октябрь Уфаның «Яшьләр сарае»нда Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың концерты узды. Биредә Ландышның ире Фәрит Таишев һәм аларның балалары, шулай ук каенанасы, халык артисты Римма Ибраһимова да чыгыш ясады.

Әлеге гаиләнең сәхнәдә бергә чыгыш ясаулары тамашачылар күңелен яулады. Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың берничә ел элек иҗат ителгән хит җырлары яңгыраган кызыклы күренешләрне халык аеруча үз итте. Концерт программасында җырчылар үзләренең башка сәләтләрен дә күрсәтеп, соклану хисе уяттылар. Моның шулай икәнен концерт вакытында залдагы ихлас кул чабулардан аңларга мөмкин иде.

 

Бәйле