Ике улы белән югалган Артем Мазов турында яңалыклар бар

-- Лейла

Ике улы белән югалган Артем Мазовны Уфадагы сәүдә үзәгендә күргәннәр.

Башкаланың “СҮ ULTRA” сәүдә үзәгендә эшләүче Наилә исемле кыз “Артем Мазовны уллары белән “Burger King” кафесында күрдем, ахры, – ди. – Әти кеше бик матур кыяфәттә түгел иде, ә малайлар матур, тик аларның йөзләрендә ниндидер югалып калу гыйбарәсе булган кебек тәэсир калды. Бу өчәүнең йөзләре истә калды”, — ди ул.
26 октябрьдә югалган гаиләне Мәскәү криминалистлары да, водолазлар да эзли.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле