Казанда кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте

-- Alfia

Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Җомга көнне, 8 ноябрьдә, 18.50 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 9а йорты каршында трамвай йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене таптаткан», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле