Ике улы белән югалган Артем Мазов турында яңалыклар бар

-- Лейла

Ике улы белән югалган Артем Мазовны Уфадагы сәүдә үзәгендә күргәннәр.

Башкаланың «СҮ ULTRA» сәүдә үзәгендә эшләүче Наилә исемле кыз «Артем Мазовны уллары белән «Burger King» кафесында күрдем, ахры, — ди. — Әти кеше бик матур кыяфәттә түгел иде, ә малайлар матур, тик аларның йөзләрендә ниндидер югалып калу гыйбарәсе булган кебек тәэсир калды. Бу өчәүнең йөзләре истә калды», — ди ул.
26 октябрьдә югалган гаиләне Мәскәү криминалистлары да, водолазлар да эзли.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле