«1+1» ирле-хатынлы солянка: 14 җырлы гаилә бер сәхнәдә [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

9 ноябрь Казанның Филармония залында Барс-Медиа ширкәте оештырган «1+1» ирле-хатынлы солянка концерты узды.

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова җитәкләгән әлеге проект бар яктан да үзенчәлекле иде. Биредә чыгыш ясаган татар эстрадасының 14 җырлы гаиләсе үзләрен җырчы гына түгел, ә алып баручы буларак та тәкъдим итте.

Концертта катнашкан 14 пар сәхнәдә гаилә бәйрәме оештырды дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки алар тормышта ир-хатын арасында була торган кызык хәлләрне уйнап, шаяртып тасвирлады. Җырлы гаилә дуэтлары берсен-берсе игьлан иттеләр. Концертта яңгыраган мәзәкләр, шаяртулар — берсе дә моңарчы булган концертлардагыларын кабатламый дияргә була.

Гаилә дуэтларының бер сәхнәдә булулары тамашачыларга гына түгел, ә җырчыларның үзләренә дә бик ошады.
«Мондый концертлар күбрәк булсын иде, чөнки без биредә чыгыш ясап кына калмыйбыз, ә хезмәттәшләребез белән аралашабыз, планнарыбыз белән уртаклашабыз», ди алар.

Концертта чыгыш ясаучыларның үзара дустанә мөнәсәбәте, ихлас аралашулары да тамашачыларны битараф калдырмады. Алар һәр парга кул чабып, гаилә бәйрәмендәгечә, чын күңелдән ял итеп утырдылар.

View this post on Instagram

🔥"1+1" ИРЛЕ-ХАТЫНЛЫ СОЛЯНКА: 14 ҖЫРЛЫ ГАИЛӘ БЕР СӘХНӘДӘ🔥 ⠀ ✅9 ноябрь Казанның Филармония залында Барс-Медиа ширкәте оештырган "1+1" ирле-хатынлы солянка концерты узды. ⠀ 🌟Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова @saffarka җитәкләгән әлеге проект бар яктан да үзенчәлекле иде. Биредә чыгыш ясаган татар эстрадасының 14 җырлы гаиләсе үзләрен җырчы гына түгел, ә алып баручы буларак та тәкъдим итте👏 ⠀ 🎶Концертта катнашкан 14 пар сәхнәдә гаилә бәйрәме оештырды дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки алар тормышта ир-хатын арасында була торган кызык хәлләрне уйнап, шаяртып тасвирлады😍Җырлы гаилә дуэтлары берсен-берсе игьлан иттеләр. Концертта яңгыраган мәзәкләр, шаяртулар — берсе дә моңарчы булган концертлардагыларын кабатламый дияргә була😊 ⠀ Гаилә дуэтларының бер сәхнәдә булулары тамашачыларга гына түгел, ә җырчыларның үзләренә дә бик ошады☺️ ⠀ ➖Мондый концертлар күбрәк булсын иде, чөнки без биредә чыгыш ясап кына калмыйбыз, ә хезмәттәшләребез белән аралашабыз, планнарыбыз белән уртаклашабыз, ди алар. ⠀ Концертта чыгыш ясаучыларның үзара дустанә мөнәсәбәте, ихлас аралашулары да тамашачыларны битараф калдырмады. Алар һәр парга кул чабып, гаилә бәйрәмендәгечә, чын күңелдән ял итеп утырдылар👍 ⠀ Концерттагы берничә парның чыгышларын сезгә дә тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз һәм тыңлагыз☺️ ⠀ ⏯лайк❤беркетеп📌куярга ОНЫТМА👍 ⠀ ➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖ ⠀ ✊‼УКУЧЫЛАРЫБЫЗ, МЕҢ РӘХМӘТ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БУЛУЫГЫЗГА🤝‼ ⠀ ✅Язылабыз, кызыклы хәбәрләр, әйтер сүзегез булса, язып җибәрегез📮 ⠀ 👇👇👇👍👍👍🙏🙏🙏 ⠀ 🌎@TATAR_TODAY 🌎@TATAR_TODAY 🌎@TATAR_TODAY

A post shared by 🌏TATAR TODAY порталы🌍 📢 (@tatar_today) on

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий