Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Иртәгә, 12 ноябрьдә, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән томан төшәчәк. Төнлә бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Шулай ук урыны белән явым-төшемнәр көтелә, нигездә, сибәли торган яңгыр фаразлана. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Төнлә термометр баганалары -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +2..+7 градус җылы булачак. Иң җылы һава төбәкнең көньяк-көнбатышында, салкынрагы төньяк – көнчыгышта булачак.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була, дип кисәтә республика синоптиклары.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле