Максим Галкин сәяси юморы белән шаккаттыра: «Путинга безнең белән күңелсез, аңлыйсызмы?» [видео]

Новосибирскида чыгыш ясаганда, Россия пародисты, юморист һәм шоумен Максим Галкин билгеләп үткәнчә, Русия президенты бик зирәк, ул гади россиялеләргә караганда башка масштабларда фикер йөртә.

«Хакимияттә Путин Брежневка караганда озаграк торды. Кешеләр президент вазифасы Путин дип атала, дип уйлый. Әлбәттә, ул барыбыздан да яхшырак уйлый. Путинга россиялеләр белән күңелсез, һәр дүрт ел саен үзгәрә торган дөнья лидерлары белән күңелсез. Меркель турында гына немецлар оныткан, ул шулай ук утыра да  утыра», — дип хәбәр итте пародист.

Галкин сүзләренчә, Путинга россиялеләр белән күңелсез, чөнки гражданнарның пенсияләре, хезмәт хаклары, торак-коммуналь хуҗалык түләүләре  кебек проблемалары күңелсез. Путин үзе башка масштабларда фикер йөртә. «Путин барысын да аңлый, ул торналарга  кайда йомырка салырга кирәклеген дә белә», — дип өстәде Галкин.

Шул ук концертта пародист Россия телевидениесендә совет чоры цензурасы кертелде, дип белдерде. Бу сүзләр Соловьевка ошамады, ул Россиядә цензура закон белән тыелган, дип аңлатты.

Чыганак:"МК"
Фото - Сергей Бобылев (ТААС)

Бәйле