“Барыр җире булмаса, нишләсен, үтергәнче түзә…”

-- Alfia

Минем өчен өйдә җәберләнүгә һәйкәл кебек кабул ителгән йорт бар. Балачактан хәтергә шулай сеңеп калган ул. Ире кыйнап, хастаханәгә эләккән хатынны күпер башындагы шушы йорт каршында төшереп калдырганнан бирле  аны күзәтәм. Әллә ни күп вакыт та узмаган юкса, ул йорт күптән таралды инде. Гауга булган нигез озак яши алмый, дип әйтүләр хак икән. Ә бит хатыннарның күбесе түзә, бигрәк тә авылда… Соңгы чиккә җиткәнче…

Соңгы чиккә җитүне без аянычлы вакыйгалардан соң гына беләбез. Чаллыда бер баласын җәрәхәтләгән, икенчесен чәнчеп үтергән хатын соңгы чиккә җиткән дими, ни дисең?! Шул ук вакытта Саратовта ике баласы белән балконнан сикергән ир дә – соңгы чик корбаны. Бездә гаилә белән эшләү системасы әнә шул чикне узганнан соң гына хәрәкәткә килә. Алай булгач, бәлки иҗтимагый хәрәкәт барлыкка китерү кирәктер? Андый фондлар да бар, тик мантып кына китә алмыйлар. Алар гадәттә хәйрия хисабына яши. Бездә исә хәйрия күбрәк авыру балаларга ярдәм юнәлешендә эшли. Хатын авыр хәлдә калса, димәк, үзе гаепле, дип санау нормага әйләнгән. Шундый фондларның берсе – “Благие дела” җитәкчесе Алия Байназарова да шул фикердә:

– Хәйрия фонды оештыру идеясе 19 яшемдә беренче баламны тапканда ук туган иде. Бала тудыру йортында без бер палатада алты хатын яттык. Бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп, чыгу көннәрен якынайтырга тырыша идек. Ләкин бер хатын беркем белән дә аралашмады, сүз катсаң, борылып ята иде. Әниләрнең иң көтеп алган табибы – педиатр. Ул палатага кердеме, бер-бер артлы сораулар яудырабыз. Ә теге хатын берни сорамый. Беркөн түзмәдем, табибтан бу хатынның баласы турында ник берни әйтмисез, дип сорадым. Ул аңа таба борылды да, калдырасыңмы, диде. Тегесе килешеп баш каккач, гариза язарга кушты да чыгып китте. Без, әлбәттә инде, акыл өйрәтергә тотындык. Син үзеңне беркайчан  гафу итмәячәксең, дип куркытырга да тырыштык. Бичара хатынны шушы көннәрдә ире ташлап киткән икән. Бәхетсезлегенә, әнисе дә  вафат булган. Миңа ул бала кирәкми, иремә ачуым зур, ди бу. Кичен түзмәдем, бу хатынның баласын имезергә сорап алдым. Сабыйны палатага  алып килдем дә караватына куйдым. Имез, дим. Ул арты белән борылып утыра. Шуннан изүен ачып, балага күкрәген каптырдым. Әйе, көч кулландым. Ләкин бу очракта ул үз эшен эшләде. Бераздан кулын алып, бала өстенә куйдым, икенчесен башына терәдем. Ул елап җибәрде. Ананың күңеле эреде. Бу мисал берничә проблеманы күрсәтә. Беренчедән, ана баладан баш тартам, дип әйткән, табиблар күнгән. Ана белән беркем дә эшләмәгән. Әгәр алар башта ук  белгечләр кулына эләксә, балалар йортларында ул кадәр ятим бала булмас иде, аңлыйсызмы? Хәйрия фонды оештыру турында уйлашкач та, гаилә белән эшләү юнәлешен сайладык. Тиран ирләр белән дә, корбан хатыннар белән дә эзлекле эш алып барырга кирәк. Юкса, балалар харап булачак. Моңа мисаллар тормышыбызда җитәрлек.

Корбан хатыннар, тиран ирләр

Рәсми статистикага карасак, Татарстанда балаларның 2 проценты авыр хәлдә яши. Рәсми булмаган сан дистәләрчә тапкыр зуррак. “Ике процент ул – 16 меңнән артык бала, авыр шартларда яшиләр, хәтта җан асрыйлар”, – ди Алия Байназарова.

Җәмгыять тә проблемалы гаиләгә арты белән борылучан. Без аларны битәрләргә, гаепләргә мөмкинбез. Ярдәм итәргә омтылучылар бармак белән генә  санарлык. Алия Байназарова фонд оештырганчы башка төбәкләрдә  алып барылган эш тәҗрибәсен өйрәнә һәм дусты белән проект язып, кирәкме мондый юнәлештә эшләргә дигән сорауга җавап табу өчен төрле бусагаларны таптый башлый. Хезмәт, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү министрлыгында да, Бала хокукын яклау идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетында да идеяне күтәреп алалар. 2015 елда “Благие дела” оеша.  Без күрешкән көнне Алия бала тудыру йортыннан ялгыз калган бер хатынны каршы алды һәм аны “Әни йорты”на урнаштырганнан соң, балалар йортында калдырган өлкән баласын алырга китте. Алар биредә психолог ярдәме алачак һәм тормышка яңадан кайтырга, яшәргә өйрәнәчәк.

Дүрт ел эчендә фонд  400 гаиләгә ярдәм иткән. Фонд каршындагы “Әни йорты” 14 гаиләне үз канаты астына алган. Шулардан алты әни балалары белән кире ирләренә кайткан, калганнары тормышта үз урыннарын тапкан.

– Гаиләдә кул күтәрү очрагы була икән, бу ир – тиран дигән  сүз генә түгел. Еш кына хатын да үзе теләп корбан ролен ала. Бу – үзенә күрә уен. Ә корбаннар еш кына балалар… Психолог, социаль хезмәткәр вакытында эшкә керешсә, кул күтәрүләрне туктатып була. Моның өчен беренче чиратта хатынның үз-үзенә мөнәсәбәтен  үзгәртергә, аны корбан халәтеннән чыгарырга кирәк. Баланың әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Гаиләне саклап калып булмый икән, бу әле – ир белән хатын әти-әни булудан туктады дигән сүз түгел, – ди Алия Байназарова.

Хатын-кыз ни өчен корбан ролен сайлый соң? Алия Байназарова Россиядә тәрбия шуңа корылган дип саный:

– Кызларны син көчсез, нәзберек дип үстерәләр, малайларга син көчле, җебек булма, син якларга тиеш дигәнне сеңдерәләр. Яклау дигәнең, төрлечә  аңлашыла булса кирәк. Нәтиҗәдә, яшь гаиләләрдә кызлар  буйсынучан,  ярдәмгә мохтаҗ, көчсез ролен ала. Шул ук вакытта, бер-бер артлы бала тапкан хатын-кызлар, нинди көчле булсалар да, яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Аның тәртибе үзгәрә, үз-үзенә бәясе төшә, ул арый, ә беркайдан да ярдәм юк. Әгәр әнисе оныклар карашуда ярдәмгә килсә, бер хәл әле. Берничә бала  белән ялгыз калса, гаиләдә хәлләр хөртиләнә. Шул ук вакытта ир дә бу хәлдә нишләргә белми аптырап кала. Ул да арый, аның әле тормышны алып барасы да бар. Агрессия күп очракта шулай туа.

Гаугалы гаиләләрнең барлыкка килүендә үткәннәр дә зур роль уйный. Бала әтисенең әнисен кыйнаганын күреп үссә, кечкенәдән мондый мөнәсәбәтләрне норма буларак кабул итә башлый. Хатын буйсынырга, ир көчен күрсәтергә  тиеш.

Җәберләнү. Кимүгә барамы, артамы?

Кызганыч, гаиләдә җәберләнү кимеми. “Благие дела”  җитәкчесе сүзләренә караганда, ХХI гасырда яшәсәк тә, хатын-кызның гаиләдә җәберләнүе кимеми.

– Хатын-кыз бөтен батырлыгын җыеп полиция чакырса да, кайбер очракларда алар бернинди ярдәм күрсәтми. Протокол тутырып китү бернәрсәне дә үзгәртми бит. Шуңа күрә ирләрнең кулы гел уйнаклап тора. “Әни йорты”нда торган бер хатынга хәтта, үтерсә, эш ачабыз, дип  әйтеп киткәннәр. Имгәткәнне, үтергәнне көтәргәме? Ир үзенең җәзасыз калганын күрә, хатынның үзенә ышанычы тагын да төшә. Чөнки күп нәрсә хатынның үз-үзенә ышанычыннан тора. Әгәр барыр җире булмаса, яклаучы булмаячагын тойса, нишләсен, үтергәнче түзә. Россиядә көн саен җәзалаучы кулыннан биш хатын  гүр иясе була. Урамда да түгел, гаиләдәге җәбердән дөнья куялар. Бу бик зур сан һәм ул кимеми. Чөнки кимергә сәбәп юк. Миңа калса, административ җәза кертү дә дөрес түгел. Әйе, дәүләт штраф түләтә. Моннан ана кешегә ни файда? Аны кем яклый? Шуннан хатын башка полициягә бармаячак инде.

Психолог Люция Закирҗанова гаиләдә җәберләнү проблемасы җәмгыятьтә бик сирәк күтәрелә, анда да, берәр фаҗига чыкса гына дигән фикердә:

– Беренче тапкыр кул күтәргәч, ир кеше гафу үтенә. Хатын-кыз, күңеле нечкәреп китеп башка алай эшләмәс, дип уйлый. Бу – бик зур хата. Гомумән, безнең җәмгыять шуңа корылган. Юкса бу темага шулкадәр күп мәкаль-әйтемнәр тумас иде. Кыйный икән, димәк ярата. Авызың-борының кан булса да, ил алдында төкермә. Өйдәге чүп-чарны тышка чыгарырга ярамый, мәсәлән. Хатын-кыз, кеше нәрсә әйтер икән, дип курка. Тиран ирләр, гадәттә тормышта үз урыннарын таба алмаган, көчсез, куркак була. Ул үз-үзен яклый алмаган кешеләргә, баласына, хатынына гына кул күтәрә ала. Полиция бернәрсәне дә үзгәртми дигән фикер белән килешмәс идем. Аларны үзләреннән көчлерәк затлар, мәсәлән, полиция  урынына утырта ала. Әгәр хатын-кыз үзе каршы тора алса, тиран ир шулай ук  артка чигенә. Чөнки ул хатынның үзе өчен  көрәшә алганын аңлый.

Психолог әйтүенчә, кагыйдә буларак, мондый ирләр гаиләдә хатынга кул күтәрү, җәберләүне күреп үсә. Бездә хәтта өйдә тиргәшү, кычкырышу нормага әйләнеп бара, ди ул. Чит илдә агрессия корбаннарын яклау буенча тулы бер хәрәкәт бар. Бездә ул юк. Җәберләнүгә дучар булган хатын-кызга, беренче чиратта, ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк. Ул аноним, түләүсез һәм тәүлек буе эшли. Бу хатынга якыннарының, туганнарының ярдәм итүе, яшереп тотарга да  кирәк булуы мөмкин.

Люция Закирҗанова мондый гаиләләрдә барысы да җәфалана, шуңа күрә алар белән комплекслы эшләргә кирәк дип саный:

– Чаллыдагы фаҗигагә килгәндә, безгә килеп җиткән мәгълүматны анализласак, аны соңгы чиккә җиткән  корбан дип атарга була. Бу хатынга вакытында ярдәм күрсәтелмәгән. Стресс хәлендә  яши-яши гап-гади адым яки сүз дә соңгы тамчы булырга мөмкин. Ул үз-үзен белештермәс хәлгә җитә һәм менә шундый фаҗига килеп чыга. Беркем дә үзенең  нинди дәрәҗәгә җитә алуын белми. Афект хәле яман куркыныч. Без сезнең белән кул күтәрү  очракларын гына барладык, әле бит психологик басым һәм җәберләү бар. Монысы тагын да куркынычрак.

Җырчы Айгөл Зәйнуллина әйтүенчә, хатын-кыз проблема белән берьялгызы кала:

– Кызганыч, ул бернәрсәне дә үзгәртә алмый. Үзгәртү өчен законнарны үзгәртергә кирәк. Минем ирем балаларымны урлады һәм моның өчен бернинди җәзасын алмады. Ярый, бу очракта Президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүем, халык арасында танылган кеше булуым, артистларның мине яклавы ярдәм итте. Мин балаларымны кире кайтара алдым. Ә гади хатын-кызны ишетмиләр дә, күрмиләр дә. Миңа хәзер шундый хәлдә калган хатыннар мөрәҗәгать итә.  Араларында журналист та бар. Ул да бернәрсә үзгәртә алмый. Хатын-кызны балаларыннан аерып урамга куып чыгару  берни тормый. Бу – үч алу. Монда бала турында, кеше гомере турында уйлау юк. Шуңа күрә системалы эш кирәк. Ә ул юк. Бездә органнар хатын яки бала үлем чигенә җиткерелсә генә селкенә башлый. Мәскәүдә “Хатын-кыз хокуклары”  проекты авторлары  Алена Попова белән Оксана Пушкина мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрә. Әмма уңай якка үзгәрешләр күренми әле.

Гаиләдә җәберләнгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

Тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны: 8 (800) 100-49-94

“Сердәш 129” медицина психологик хезмәте: (843) 279-55-80

“Зеркало” үзәге: (843) 236-45-56

“Благие дела” фонды (843) 246-20-55

“Фатыйма” ышаныч телефоны: (843) 292-97-25

Балалар һәм яшьләр өчен:

“Доверие” балалар һәм яшьләр үзәге: (843) 212-43-80

Казан шәһәре Студент поликлиникасы (КХТИ) каршында кризис үзәге: (843) 272-40-80

Гөлинә Гыймадова

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле