Казанда юл һәлакәтендә хатын-кыз җитди тән җәрәхәтләре ала

-- Alfia

Казанда яшәүче хатынны машина бәрдергән, аны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 12 ноябрь кич белән 40 яшьлек хатын Гадел Кутуй урамында тиешле булмаган урында юлны чыгарга омтылган. Нәтиҗәдә, аны «Лада» машинасының 21 яшьлек йөртүчесе бәрдереп киткән.

Зыян күрүчене күп санлы сынулар һәм баш мие җәрәхәте белән хастаханәгә китергәннәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле