Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.
«Моның сәбәпчесе — субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», — дип искәртә портал.
Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar