Энә 3 яшьлек сабыйның баш миен тишеп үтә

-- Alfia

Чит илләрнең берсендә 3 яшьлек кыз күршеләренә уйнарга кергән. Караватта сикергән сабыйның кулында энә булган. Ул аны тылсымлы таяк дип уйнаган. Бервакыт аягы шуып китеп, бала идәнгә егылып төшә. Энә кызның авызыннан кереп, башының артыннан килеп чыга. Баланы шунда ук дәваханәгә илтәләр. Томография күрсәтүенчә, энә сабыйның баш миенең үзәген тишеп үткән. Табиб шунда ук энәне ала. Бәхеткә, баш миендәге мөһим урыннар җәрәхәтләнми.

Бала 10 көн дәваланып чыга. Табиблар аны «дөньядагы иң уңышлы бала» дип атый. Шулай да, баланың әти-әнисенә киләчәктә кызның сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәклеген әйткәннәр. Әле хәл соңрак та үзен «сиздерергә» мөмкин икән.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле