Башкортстанда йөк һәм җиңел машиналарның бәрелешү корбаны — сигез яшьлек кыз

14 ноябрь көнне кичке сәгать җидедә Башкортстанның Чакмагыш районында фаҗига булган. Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлының 34 нче чакрымында юл уңаеннан баручы «КамАЗ» һәм «Датсун»бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зур йөк машинасы шоферы маневрның куркынычсызлыгына инанмыйча, юлда борылырга карар кыла. Нәтиҗәдә, аңа чит ил машинасы килеп менә. Өч олы кеше-машина йөртүче һәм ике пассажир хастаханәгә эләгә, ә сигез яшьлек кыз үлемечле җәрәхәт ала. Бала машина йөртүче артындагы арткы утыргычта була.

Чыганак «МК»
фото ГИБДД РБ начальнигы блогыннан

Бәйле