Айгөл Фазылова, кайгылы хәбәр

15 ноябрьгә каршы төндә  Айгөл Фазылованың вафаты турында билгеле  булды.

4 стадия күкрәк яман шеше белән авыручы 30 яшьлек Айгөл Фазылова узган елда  6 яшьлек улы Әмиргә гаилә эзләгән иде. Искәртеп узабыз, хатын аның вафатыннан соң бердәнбер бала балалар йортына эләгер дип курка, баланың якын туганнары юк. Айгөл Әмир өчен гаиләне әле исән чакта ук эзли башлый. Ул улын 67 яшьлек апасына бирергә тели. Пенсионер ханымга, әнисе вафатыннан соң, малай өстеннән опекунлыкны хуплыйлар.

Өстәвенә, Татарстан Президенты малайга балалар бакчасы, мәктәп, квартплата һәм хәтта футбол секциясендә дәресләр өчен дә түләргә куша.

  • Әмирнең барысы да яхшы булсын дип хыялланам. Аның яхшы укуын һәм мәктәпкә яхшы йөрүен телим. Институтка укырга керү өчен. Ул полицейский булырга һәм яхшы кешеләрне начарлардан сакларга тели, — дип сөйләгән була хосписта ялгыз ана.

«Бик авыр хәбәр… Айгөл җаныкай да бүген 3.30 тә өзелгән((((((…… Бик кызганыч(((((( Күпме көрәште, күпме сызланды, ләкин бервакытта да өметен өзмәде, улы дип яшәде… Бер атна элек шалтыратышканда сөйләшерлек тә хәле юк иде…. Авыр туфрагың җиңел, урының Оҗмахта булсын, Айгөлкәй!!!! Әмиргә бу кайгыны кичерерлек сабырлык бир, Раббым!!!!» — дип язалар, кайгы уртаклашалар социаль челтәрдә.

Бәйле