«Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын!» — Айгөл Фазыйлованы соң юлга озаттылар [фото-видео]

15 ноябрь Айгөл Фазыйлованы соң юлга озаткан «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова уй-кичерешләре белән уртаклаша. Айгөл ханымны Әлки районы Иске Камка авылы зиратына җирлиләр.

– Минем өчен бүген авыр көн булды. Айгөл китеп барды. Соңгы юлга озата алмам инде, белми калырмын дип уйлый идем. Айгөлнең үзеннән апасының номерын сорарга уңайсызландым. Насыйп булгач, саубуллаша алдым. Чит кешеләрдән мин һәм Малахов тапшыруыннан соң танышкан Резеда апасы иде. Калганы туганнары. Хосписка килгән мулла болай ди,җомга үлгән кешедән фәрештәләр сорау алмый икән.

Айгөл җаныкаем, анда җиңел булсын сиңа! Ничек кенә авыр булса да, түзә белдең. Җор күңелле идең. Бервакыт өенә килдем. Аны онкологиягә анализлар бирер өчен машинада илтмәкче булам. Айгөл, шалт итем паригын киеп куйды да, елмаеп чыгып та утырды. Үләм димәде, яшим дип торды. Әле Әмиргә киемнәр илткәч тә, балаң өчен борчылма мин бар бит дигән булам. Ә ул и Гөлгенә апай, әле үземнең үстерәсе килә, ди. Мин аны бик үз итә идем. Хосписка кирәкле әйбере булып чакырса, шундук йөгерәм.

Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын! Миңа бик күп язучылар бар. Әмирне Айгөлнең әнисенең энесе гаиләсе тәрбиягә алачак. Әлегә Әмир Рәхилә апасы белән яшәп тора. Аның декабрьдә опекунлык вакыты чыга. Шуннан соң Әмирне Тәлгать абый гаиләсе тәрбиялиячәк. Айгөлгә оҗмах,Әмиргә исәнлек-саулык телик!

Кемнәрнең Айгөлнең ашларына үз өлешен кертәсе яки улы Әмирне сөендерәсе килә, миңа языгыз! Мин тапшырырмын! ди Гөлгенә Шиһапова [@gulgenashigapova] ⠀

«Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын!» — Айгөл Фазыйлованы соң юлга озату [фото-видео]

Бәйле