Телефон аферистлары 145 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Тагын бер ир мошенникларга 120 мең акча күчергән.
Бер пар 250 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Зыян күрүчеләр полициягә 14 ноябрьдә мөрәҗәгать иткән.
44 яшьлек хатын арендага торак бирергә теләгән һәм бер сайтка белдерү урнаштырган. Фатир алырга теләвен белдергән ир шалтыраткан. Шулай ук ул предоплата җибәрергә тәкъдим иткән һәм карта номерын сорый. Хуҗабикәсе иренең банк счетына бәйле телефонын әйтә. Шуннан соң мошенник хаталы рәвештә картага Килешенгәнчә 13 түгел, ә 130 мең сум акча күчерүен хәбәр итә. Ул артык түләүне кире кайтаруны таләп иттә.
Нәтиҗәдә, пар аферистка ышанып, банкомат аша акча күчерә.
Чыганак: kazanfirst.ru