Татарстанда юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелә

-- Alfia

Татарстан юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 ноябрь иртән республиканың Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 68 чакрымында «Лада» һәм «Фольксваген» катнашында һәлакәт булган.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешкән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Өч кешене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле