Чаллыда хатын-кыз үзе белән бергә яшәгән ир-атка пычак кадаган

-- Alfia

Чаллыда хатын бергә яшәүче исерек ир-атны өйдән куып чыгара алмаган, шуннан соң аңа пычак кадаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фикеренчә, 16 ноябрь көнне Автошәһәрнең 47нче комплексында 36 яшьлек хатын белән аның 40 яшьлек сөеклесе арасында бәхәс чыккан. Хатын бергә яшәүче исерек ир-атны өйдән куып чыгарырга тырышкан, тик тегесе китүдән баш тарткан. Шул чакта хатын пычак алган һәм аның күкрәгенә кадаган.

Алган җәрәхәтләрдән ир шунда ук үлгән. Хатын күршеләренә кергән, табиблар һәм полиция чакыртуларын сораган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада суд шикләнелүчегә карата иреген чикләү чарасын билгеләячәк.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле