Авыл укытучысының эш көненә үзгәрешләр кертмәкчеләр

-- Лейла

Соңгы атнада авыл халкы күптән түгел кертелгән үзгәрешләр турында фикер алыша. 13 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче  хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законны имзалады.

Яңа регламент буенча авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Укытучыларыбыз үзгәрешләрне ничек бәяли? Бу сорауга җавапны белер өчен Мөслим районы Вәрәшбәш мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова белән сөйләштек.

— Авыл кешесенең эше чыннан да күп: иртән кояш чыгуга, әтәчләр белән бергә торасың да, йорт-җирдәге эшләргә тотынасың: сыерын савасың, тавыгын, казын карыйсың, бакчасында казынасың, ашарга пешерү, өй җыештыру, кер юу кебек эшләрне инде санап та тормыйм. Бу көнлек эшләр,  — дип сөйләп китте әңгәмәдәшебез.

Закон  ярдәмендә авыл хатын-кызларына гаилә, йорт эшләре һәм хуҗалыкка вакыт бушаячак дип көтелә.

— Президентыбыз имзалаган әлеге закон турында коллегаларыма да җиткердем. 18 укытучының 14 е уңай тамга куйды һәм үз фикерләрен җиткерде: «Бу закон бик кирәкле, мөһим!, Ял кирәк, бүгенге заман таләпләре арыта, гаиләне күрү, аралашу аз!» — диючеләр бар. Калган 4 педагог тискәре бәя бирде, — диде Миләүшә Хәсәнова.

Миләүшә Хәсәнова уку планнарын кыскартып кору авырлыкларга китерергә мөмкин дип саный. Дәресләр 6 көнлек уку планын күздә тотып булдырылган бит.

— Беренчедән, әгәр дә укытучыларга 5 көнлек эш көне ясыйлар икән, атналык нагрузка безгә генә түгел, ә балаларга да бик авырга төшәчәк. Чөнки укытылырга тиешле предметлар алты көнгә түгел, ә биш көнгә сыеп бетәргә тиеш була. Башлангыч сыйныф укучылары тиз арый, болай да 5 сәгатьле көннәрдә алҗап бетәләр. Расписаниене СанПин таләпләренә  туры китереп төзү дә авыррак булырга мөмкин. Икенчедән, мин эшемдә ял итәм, өйдәге мәшәкатьләрдән арынып торам. Болай да ял көннәрендә арып, алҗап бетәм. Ярый да ул шәһәр кешесе, ишеген бикли дә, нинди дә булса күңел ачу урынына китә. Ә бездә алай түгел, бездә тәртипләр башка: якшәмбе — йорт эшләре көне дип, тәрҗемә ителә. Шулай булгач, 5 көнлек эш көне булган очракта, йорт эшләре көне ИКӘҮ гә әйләнәчәк,  — дип белдерде укытучы.

Чыганак: Мәгариф

Бәйле