Казан кешесен дустының машинасын яндырганы өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
32 яшьлек ир-ат Челюскин урамындагы йорт ишегалдында калдырылган «Хендэ» иномаркасына бензин сибеп ут төрткән. Хуҗа зыянны 290 мең сумнан артыкка бәяләгән. Ачыкланганча, моңа дустының машинасын аңа арендага бирүдән баш тартуы сәбәп булган.
Хулиганлык сәбәпләреннән чыгып, чит кеше мөлкәтенә явыз ният белән зыян салганы өчен, ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar