Юл һәлакәтендә 2 студентның гомере өзелә

-- Alfia
Юл-транспорт һәлакәте Дүртөйле — Нефтекама юлының 50нче километрында булган. «Рено Логан» машинасына идарә иткән 19 яшьлек егет «УАЗ» микроавтобусына килеп бәрелгән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 18 яшьлек ике егет һәлак булган. Пассажирлар «Рено» машинасы йөртүчесенең курсташлары.

Җитди имгәнүләр белән ике машина йөртүчесе, шулай ук җиңел машинаның ике пассажиры — Аскын районында яшәүче 19 яшьлек һәм Агыйделдә яшәүче 18 яшьлек студент дәваханәгә озатылган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле