Мария Хачатурян эше аерым каралачак

Уртанчы сеңел Хачатурянның адвокаты Алексей Паршин журналистларга Тикшерү комитетының кече сеңелләре Мариягә карата җинаять эше аерым каралуы турында карар кабул итүен хәбәр итте.

Хокук яклаучы сүзләренә караганда, Михаил Хачатурян үтерелгән вакытта кече кызының аңсыз хәлдә булуы моның өчен нигез булган.

Паршин бу карарга бәйле рәвештә, присяжный утырышчылар да катнашмаячак, дип өстәде.

«Төп эштән Мария Хачатурянга карата материаллар бүлеп бирелде, ул җинаять вакытында экспертлар тарафыннан үз аңында булмаган дип танылган. Аның эше присяжный утырышчылар катнашыннан башка аерым каралачак», — дип хәбәр итә ул.

Чыганак “МК”

Бәйле