Баш мие яман шеше белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкның хәле турында яңа мәгълүмат

-- Лейла

Заворотнюкның хәле  яхшырган: ул йөри һәм сөйләшә башлаган. Бу хакта аның танышы хәбәр итә.

Баш мие яман шеше белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкның хәле турында яңа мәгълүмат пәйда булды. Аның танышы фигуралы шуу остасы иренең дусты Петр Чернышев сүзләренә караганда, актриса йөри һәм сөйләшә башлаган.

  • Заворотнюк клиникада түгел, хосписта,  реабилитация үзәгендә, анда аны нормага китерәләр. Ул үзен күпкә яхшырак хис итә,” – ди ул.  Петр әйтүенчә, терелүгә перспектива бар.
Чыганак:  kazanfirst.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий