«Алар тормышның авырлыкларын күргәннәр» — Гүзәл Уразова ятим балалар янында [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Атна башында Казанда халык артисты Гүзәл Уразова «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оештырган, 42 ятим бала катнашында узган «Эшмәкәрхәйрияче» дигән төбәкара гамәли чараның бүләкләү тантанасында әти-әнисез үсүче малайларга-кызларга көч, рух өстәп кайтуын әйтте. Ул анда иң популяр җырларын башкара.

«Ятим балаларга көч, рух өстәргә дип, шундый матур чарага җыелдык. Алар тормышның авырлыкларын күргән кешеләр, киләчәктә аларның барысы да яхшы булсын», ди Гүзәл Уразова.
«Үзенең тыгыз эш графигына карамыйча, Гүзәл Уразова килеп, безнең балаларны сөендерде. Аларның йөзләре шатлыктан балкый иде. Пермь өлкәсеннән килгән балалар өчен бигрәк тә шатлыклы көн булды, чөнки Гүзәл Уразованы алар аеруча үзенчәлекле йолдыз итеп кабул итәләр. Һәрвакытта да аның шулай балкып, тамашачыларын куандырып яшәвен телибез», дип чиксез рәхмәтен белдердерә хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева.

Загрузка...

Бәйле

1 комментарий

«Алар тормышның авырлыкларын күргәннәр» - baltasi.ru 27.11.2019 - 08:14

[…] Чыганак: tatar-today.ru […]

Җавап бирү

Добавить комментарий

%d такие блоггеры, как: