Журналист Гөлгенә Шиһапова мәрхүм Айгөл ханымның улына халыктан килгән бүләк-акчаларны җыеп тапшыра [фото]

-- Лейла

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Журналист, хәйрияче Гөлгенә Шиһапова мәрхүм Айгөл ханымның улына халыктан килгән бүләк-акчаларны җыеп тапшыра.

«Дуслар! Аллага шөкер, сездән килгән акчаларны Әмиргә илтеп кайттык. Ул мине сагынып көтеп торган. Теге юлы акча җыям, ноутбук алам дигән иде. Мин исә, алла бирса, сиңа булышабыз дип киттем. Әмир мине күргәч бик шатланды. Без Алсу Фаракшина белән бергә бардык. Ул бик тә теләп Айгөлнең улына булышты. Якын дуслары, подписчиклары ярдәме белән 13800 сум акча җыеп миңа җибәрде. Миңа да ярдәм итүчеләр күп булды. Бу акчаны уйламаганда гына җыя башладык. Мин күңелегездә әгәр булышасы иде дигән теләк булса гына дип язган идем. Журналист Рөстәм Исхакыйга, Татар малаена рәхмәтлемен мин. Кешегә кайгысына битараф булмыйча, без үзебезнең бердәм икәнне күрсәттек. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Авылдашларыма, мине белгән танышларга, чын дусларыма, хәйриячеләремә мең рәхмәт! Бер дә белмәгән, әмма миңа ышанып акча салган кешеләргә аерым рәхмәт! Әмир янына барыр алдыннан Сбербанкта 47500 акча бар иде. Телефонга һәм ирем картасына салган акчаларны да алып,Сбербанкка салдым. Ак Барс картасына да акча салучылар булды. Анда 3150 сум килгән иде. Ашына күчтәнәчләр дә ал дигән идегез. Апасыннан сорап, 1635 сумга өстәлгә кирәкле ризык илттем. Кулымда 49100 сум акча бар иде. Без Әмиргә аны түгәрәкләп, 50 мең итеп тапшырдык.

Бу хәл минем тагын күзләремне ачты. Мин күп әйбергә өйрәндем. Яңа дуслар табылды. Кемнәрдер хәл белә, кайберәүләр ярдәм итә. Шушы берничә көн эчендә тормыш кайнады. Әмирнең яхшы гаиләгә урнашасын беләм. Туганнары акча җыймауны сорый. Кайберәүләрнең әйтелеп үтәлмәгән теләкләрен үтәп, кемнәрнеңдер күңелдән теләп биргән теләкләрен үтәп кайттык. Өйгә кайтканда, картага тагын берничә сум акча килде. Аларны да Әмиргә тапшырырмын. Аллаһы Тәгалә сабыйларыгызга ятимлек бирмәсен, яман чирләрдән үзе сакласын. Үзебезгә бирелгән гомер юлларын, , матурлык белән, игелекләр эшләп үтсәк иде. Айгөлем риза бул. Мин сине онытмам», -дип яза Гөлгенә ханым инстаграмында.

 

 

Бәйле