Чаллыда тәүлек буе мәет яныннан узып йөргәннәр

-- Alfia

20 ноябрь, иртәнге сәгать 4.30 да, Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан “Энергетик мәдәният йорты” тукталышында ир-ат мәетен табалар. 

Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә ир-атның тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре булмавын ачыклыйлар. Судмедэкспертиза мәгълүматлары буенча, ир-ат бер тәүлек үле килеш яткан – бу вакыт аралыгында бер кеше дә мәеткә игътибар итмәгән. Ир-атның куртка кесәсендә документлары да булмаган.

Соңрак кына тәртип сакчылары ярдәме белән ир-атның яше, исем, фамилиясе билгеле була.

Үлемнең сәбәбен судмедэкспертлар ачыклый.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле