ТНВ башлыгы Илшат Әминов Лилия Муллагалиева үпкәсенә җавап бирә

-- Alfia

Бу көннәрдә татар эстрадасында Лилия Муллагалиеваның ТНВга гаепләү белдереп язган посты шау-шу тудырды. Дүрт бала анасы, Татарстанның атказанган артисты ТНВда төшереләчәк Яңа ел киче өчен үзеннән 25 мең сум акча сорауларына аптыраган.

«Укыдым да шаккаттым. Каян чыккан, кем уйлап тапкан нәрсә бу? Бер тапкыр күренер өчен, ярар Иске яңа елда тагын бер күрсәтерләр инде. Узган ел бер акча сорап баш катырдылар, инде быел ике тапкыр кыйммәтрәк ясаганнар. Гомер гомергә Яңа ел концерты бушка булды. Артистлар акча бастыра дип уйлыйсызмы әллә?» дип яза җырчы.

«Матбугат.ру» хәбәрчесе ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминовтан әлеге постка карата фикерен белеште: «Яңа ел кичәләрен төшерүдә катнашу бушлай булачак. Бүгенге көндә исемлектә 38 кеше бар. Әлбәттә, теләүчеләр бик күп. Алар барысы да «огонекта» бушлай катнаша. Ә акчага килгәндә, мондый инициатива реклама бүлегеннән чыккан. Әмма аларны да гаепли алмыйм. Һәр кеше үз эшен эшли», — дип белдерде «Матбугат.ру»га Илшат Юныс улы.

 

Мәгълүмат: matbugat.ru

Бәйле