«Юк икән – юк. Газапланып яшәргә кирәкми дә»

-- Alfia

Тумышым белән мин Мөслим районының бер авылыннан. Авылыбыз район үзәгеннән шактый ерак урнашкан иде. Шуңа да анда йөреп эшләү бәхете миңа татымады. Ә авылда булгач, кайда эшлисең инде – ферма гына кала. Мәктәп, садикларга белем кирәк, анда болай гына урнаша алмыйсың. Ә фермада, үзегез беләсез, эшләр нык авыр. Элегрәк бигрәк тә шулай иде бит, бар да кул көче белән башкара идек.

Мин ике улым белән иртә тол калдым. Ир әйбәт кеше иде минем. Шулай да, йомшаграк булгандыр инде холкы, сүз күтәрми иде. Берәр кыек сүз әйтсәләр дә, кич буе үз-үзе белән талашып, эчеп чыга иде. Шулай юкка чыкты ул, ни булса да, талаша-талаша эчте. Ирдән калганда миңа кырык кына иде әле. Ике малай үстерәсе, фермада эшлисе, йортны алып барырга кирәк. Ирдән соң бер ел дигәндә олы малай мәктәпне бетереп Чаллыга чыгып китте, аннан өч елдан икенчесе шунда ук китеп урнашты. Мин үзем генә калдым.

Балалар бер киттеме, кире кайтмыйлар инде ул. Кунакка гына кайтып китеп йөрүләре күренми дә инде аларның. Чынлап торып яшәмәгәч – юк. Бакчалар нык зур иде, шунда эшләп, хәлдән тая торган идем. Булгач, утыртмыйча да булмый. Утырткач, карарга кирәк, карагач – җыясе, урнаштырасы бар. Өч ел рәттән шулай изаландым. Бер бакча бәрәңге утыртам, карыйм, рәтләрен аралыйм, агулыйм, аннан җыеп базга урнаштырам. Ул бәрәңгеләрнең күпмесе генә ашала иде дә, язга чыккач, улларым белән капчыгы белән күршеләрнең сарыкларына кертеп кенә бирә идек. Базда банка-банка тозлы кыяр, помидорлар да шулай кала бирделәр. Аны кем ашап бетерсен шулкадәр?Шулай бер елны билгә нык бәрде, үләм дип торам. Кан басымы да уйнады. Иелеп эшләп тә булмый. Малайларыма да гел шулай дип зарлана идем. Минем олы малай бик тормышчан булып үсте, бәләкәйдән шулай зурларча уйлый иде. Менә шул улым мине Чаллыга кыстады да инде. “Бакчаң да, бәрәңгең дә кирәкми, әни. Ташла да, безнең янга кил!” – диде. Мисал итеп бер дустын китерде. Алар Минзәлә районыннан икән. Аның да әнисе ике сыерын саткан да, авылдагы йортын бикләп, Чаллыга килгән, диде. Мин ул вакытта улыма берни дәшмәдем, юк сүз сөйләмә инде, ничек китим, дидем. Шулай төн чыктык та, улым Чаллыга китте. Ә мин тагын үзем генә калдым.
Менә шунда башыма кәтмән белән суккандай булдым: чыннан да, ни тота инде мине бу авылда, дидем. Ирем дә юк, балаларым да китте. Укып бетергәннән соң аларның монда кайтуын үзем дә теләмим, үзләре дә кайтмас. Ә мин шулай калган гомеремне тәрәзәгә карап, авырткан аркамны уып күңелсезләнеп яшимме дип уйладым.
Ул елны бакчага да чыгасы килмәде. Кешедән яхшы түгел дип кенә чүпләрне утый идем. Һәм шул ук елны киттем дә. Башта улларыбыз белән фатирга түләп тордык, аннан олы улым ипотекага сатып алды, бөтен документлар аның өстендә булды. Мин авылда эшләп ияләшкән хатын бит. Монда да рәттән эшләдем: йортыбыз янында гына берничә кибет бар иде, икесенә идән юарга урнаштым, үзебез яшәгән подъездның идәнен юдым.
Авылны нишләптер артык сагындым дип тә әйтә алмыйм. Бәлки сагынып утырырга вакыт та булмагандыр.
Шулай да, авыл белән ара өзелмәгән әле минем. Туганнарым да, ике як күршеләрем дә, кайчан кайтсаң да, ишекләребез ачык дип, чакырып кына торалар. Сабантуйга да ел саен авылга кайтам. Үзебезнең йортны юк бәягә генә бер туганыбызга саттык. Яшәсеннәр. Болай бер караучысыз торганчы, башкалар рәхәтен күрсен дидек. Сабантуйга кайткач, бер кичкә шул элеккеге күршегә кереп утырдым. Миннән беразга гына олырак ул хатын, ике ел элек ире үлеп китте дә, бу үзе генә калды.
Малае да, кызы да читтә. Аныкылар минекеләр сыман Чаллыда гына түгел, Казанда урнашкан балалар. Аннан кая кайтып йөрсеннәр инде шулкадәр? Мин күршенең хәлен нык аңлыйм. Безнең бакчалар зурлык буенча бер чама иде бит. Ул хатын аякларына да зарлана, билләр бетте, куллар авырта ди. Утыртмыйча да булмый, буе белән билчән үстерәсеңмени, кеше күзеңне ачтырмаячак бит, ялкау дигән даның бер җәйдә таралачак, ди.
Аны да балалары Казанга дәшәләр икән. Куркам да инде, ничек китеп барасың, ди. “Курыкма да, борчылма да. Тормыш әле башлана гына ул!” – дидем. Кеше сүзләмәсен дип, җәй буе бакчада эшләп интегергә кирәкми инде. Балаларга да, без яннарында булгач, җиңел. Йортыңда бөтен уңайлыкларың көйләнгән булып, ватылып киткәнне тиз арада гына төзәтеп куярлык ирең яныңда булса, чыгып эшләп кайтырлык оешмалы авыл булса, яшәргә була әле. Юк икән – юк. Газапланып яшәргә кирәкми дә. Әгәр дә балалар чакырып тора икән, китәргә. Бик сагынганда елына бер тапкыр кич кунып чыгарга берәр туган кеше барыбер кала бит авылда.

Гөлнура, Чаллыдан.
Мәгълүмат: vk.com

Бәйле