Казан чиратында кеше үлә. Моны күргән, чиратта торган халык нәрсә ди? [видео]

21 ноябрьдә, Русиянең башка шәһәрләрендәге кебек, Казанда да машина йөртү таныклыгы ясату өчен табиблар белешмәсе алырга дип йөзләрчә кешелек чиратлар барлыкка килде. Бу 22 ноябрьдән яңача тикшерүләр башланачагы һәм бәяләрнең нык артачагы турында хәбәр белән бәйле иде. Казандагы чиратта торганда бер өлкән яшьтәге кешенең гомере өзелде. Көн дәвамында хакимият бу яңа тәртип кертүнең кичектерелүен белдерсә дә, кешеләр арасында билгесезеслек дәвам итте, кешеләр кемгә ышанырга белмәде.

чыганак: Чит ил агентлыгы

 

Бәйле