«Авыр сулап куйды. Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен…»

-- Лейла

Бу матурлыкны бер селтәнүдә юк итәргә ирнең кулы күтәрелмәде. Ул,

инде һавага чөелгән чалгысын капыл гына кире төшереп, эшеннән бүленде.

Зәңгәр кыңгыраулар, бер-берсенә сарылган кәрешкә, күкчәчәк, тагын әллә

нинди, әллә нинди чәчкәләр, үләннәр, төсләр белән чуарланган тау итәгендә,

нәкъ менә аның каршысында, үзләре бер кечкенә утрау булып, сары күзле

эре-эре ромашкалар тибрәлә иде.

«Шуларга ушы китә бит, хатынга җыеп

кайтырга булыр». Ирнең кояшта янып каралган, шуңамы, тагын да кырысрак

тоелган йөзеннән ниндидер җылылык йөгереп үтте. «Күр әле, җир җиләге дә

мәмрәп пешкән! Кайтышлый балаларга тәлгәше белән өзәргә кирәк». Күңеле

нечкәреп китүгә үзенең дә гаҗәпләнүе идеме, табигать хозурлыгына соклануы

булдымы – башын чайкап куйды. Ялангач күкрәгеннән агып төшкән тир

тамчыларын уч төбе белән сөртеп алды. «Кыздыра! Кичкә яшенле яңгыр

булмасмы әле?!» Алдындагы ак чәчкәле утрауны әйләнеп үткәч, күкрәк киереп

чалгысы белән селтәнде. Шышт-шышт, шышт-шышт… Әлеге күңелле көйгә

үзе дә борын астыннан гына җыр белән кушылды: «Сарман буйкайлары яшел

алан, печәннәре җитәр бер заман…» Моңы белән әллә ни мактанырлыгы юк

иде аның, шулай да тавышы колакны иркәләрлек, чын ир-егетләрчә иде. Юеш

аркасына килеп кунган кигәвен генә ошатып бетермәде бугай — әчеттереп

тешләргә дә өлгерде. «Каһәрең!» Ир чалгысын сул кулына күчереп, уңы

белән шап итеп аркасына сукты. «Кеше кебек. Арттан килеп тешли, җүнсез!»

Аннан, күз күреме ераклыкта җәйрәп яткан авыл тарафына карап алгач,

авыр сулап куйды. Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән

чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган

вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең. Җыелышын да, тапканнар,

кичкә калдырмасалар… «Шома ак-караны күрми йөгерәдер инде. Этен-бетен

сыйлап чыккандыр». Ә ул, үз-үзенә үч иткәндәй, чалгы күтәреп, тау арасына

чыгып качты. Качты? Кемнән, кешеләрдәнме, үзеннәнме? Халык җыелышы

җыялар, авыл башлыгы сайлыйлар, имеш… Кызык, аның исеме башлап

кайсының теленнән тәгәрәде икән? Янәсе, үз авылыбыздан чыккан кеше,

башкалар өчен кайгыра белә… Ничә ел мәктәптә ботаника, химия укытып,

авыл халкы арасында, район җитәкчеләре алдында абруй казанса да, моңарчы

карьера баскычы, властька үрмәләү турында уйламаган ирне әллә нишләтте

дә куйды бит шушы хәбәр. «Ай-һай, Шома дилбегәсен алай гына бушатыр

микән? Ничә ел рәхәтләнеп имеп яткан җиреннән… Чабатасын әллә кайчан

киенеп куйгандыр…» Шома дип кушамат тагылган рәис — читтән килгән

кеше иде, эшли башлаган мәлендә авыл ирләре белән кул биреп исәнләшкән

кеше ярты ел эчендә танымаслык булып үзгәрде. Караш — борын өстеннән,

тавыш — бөердән, сүз — теш арасыннан булды да куйды. «Кешенең чын

йөзен беләсең килсә, кулына власть тоттырып кара… Власть боза кешене,

власть… Күзләренә ак-кара күренми башлый. Иң элек үзләрен кайгыртырга

тотыналар шул, авылны түгел… Кара инде, гөрләп торган авылны нишләтте,

ә? Сарык фермасы, менә дигән атлар бар иде — берсе дә калмады. Ул

амбарларны, техника паркын, комбайн-тракторларны әйтәсе дә юк. Соң,

бөтен Рәсәе урлашып, талап, ришвәткә батып көн күргәндә ала карга булып

каласы килмидер инде… Ярый әле халыкның пай җирләрен сатып бетерергә

өлгерми калды… Җирсез авыл — үләргә яткан карт инде ул». Ир уйга күмелеп,

тау итәгенең байтак өлешен чабып чыкканын сизми дә калды. Киң алдырып

чабылган печән тезмәләре тигез тасма булып тезелеп ята иде, чалгысын шулар

өстенә күзгә ташланырлык итеп куйды да ике тау арасында күгелҗемләнеп

күренгән таллык янына атлады. Әйрәнле банкасын, кояшта җылынмасын

дип, күләгәдә калдырган иде. Баш очында болыт урынына әйләнгән черки

көтүенә кизәнә-кизәнә, таллык эченнән банканы алды, куе үлән арасына

аякларын сузып утырды да, бик тәмләп салкынча әйрән чөмерде. «Шоманы

әйтәм. Хет шушы авылныкы булса, үземнеке дип җиң сызганып эшләр

иде дә… Ун ел эчендә тегесен җимереп, монысын таркатып бетерде — шул

булды бөтен кылганы. Килмешәкләр төкерә ул синең урамыңа да, суыңа да…

Пычагыма кирәкме аңа түбән очтагы чокыр-чакыр, машинасы белән үзенең

кереп батасы бармы… Аласын алып, таласын талап бетерә дә, әллүр бүтән

хуҗалыкка». Банканың капкачын ябып, үрелеп кенә янә тал арасына яшерде.

Бер кулын баш астына куеп, үлән өстенә чалкан ятты. Икенчесе белән нәзек

кенә ромашка чәчәген сындырып алды да, сабак очын ирен читенә кыстырды.

Карашы күктә берән-сәрән генә агарып күренгән болытларга текәлде. «Өстә

утырганнарның мондый матурлыкны күрергә вакытлары юк. Күзләре тонган,

җиде буынга җитәрлек мал җыюдан башканы беләләрме диң… Ике гомер

яшәрдәй шикелле… Карале, дөньясы нинди ямьле! Һавасы ипигә ягып

ашарлык бит, малай! Җыелышларына, сайлауларына, кәнәфиләренә төкер

дә хозурланып тик ят. Алай дисәң, алай дисәң… Кулында бәләкәй генә

булса да дилбегәсе бар кеше ял итәр урын эзләп тилмерми инде ул… Әнә

бит, Шоманы әйтәм, хатынын ияртеп, кышын Һиндстаннан урап кайтты.

Балалары да Казан-Мәскәүдә генә түгел, берсе Төркиядә, икенчесе Америкада

укып маташа. Мөмкинлек булса, безнекеләр укымас идеме? Мәктәптә

укытуны да әйтер идем… Кәгазь боткасыннан баш күтәрә алган юк. Эш

рәхәте калмады. Авылда гына шулаймы дисәм, шәһәрендә ишшу да хуже

бугай. Әнә, олы кыз теге атнада гына елардай булып кайтып зарланды. Бүтән

һөнәр барын белмәгәндәй, аны да укытучылыкка укытып ялгыштык бугай

ла. Ни үзенең күңеле ятмый… Мәктәп белән бетләп беттеләр, детсадларда да

шул хәл, ди. Кычкырып әйтергә ярамый, мәктәпнең данын чыгарасы түгел

дип, ысылдап кына торалар икән. Вәйт замана диген… Рәсәй мәктәпләрендә

яулыктан йөрергә ярамый дип ду куптарып ятарга беләләр… Бот, күкрәк

күрсәтеп, муеннарына тәре тагып килсәләр — ярый, яулык ярамый, имеш…

Ай, берәр гәҗиткә тотып язарга, яулыксыз укучыларның башын тикшереп

кайтыгыз әле, дип. Ата-аналарны әйтер идем, балаларына бармак янасаң,

тавыш куптарып килеп җитәләр, талкавайрак мәсьәләне җыелып хәл итәсе

булса, ярыкка качкан тараканнар кебек качышып бетәләр.»

Өрфия яулыктай болытлар да, төпсез тоелган күк йөзе дә, көйдерердәй

булып кыздырган кояш та, кырмыскалар сыман ыгы-зыгы килгән кешеләр

тормышыннан бихәбәр кыяфәттә, һәрберсе үз вазыйфасында иде. Алар

үзләренең ни дәрәҗәдә биектә икәнлекләре турында баш вата, уйлана

белми. Ходай Тәгалә тарафыннан үзләренә бирелгән мәгърур көч белән дә

мактана белмиләр. Югыйсә, менә бу иркә болытларның бер күчкә җыелып

караңгылануы, кояшның шул болыт юрганы астына кереп югалуы, күк

йөзенең мизгел эчендә яшь коя башлавы астагыларның тормышын төбетамыры белән үзгәртергә сәләтле икәнен аңласалармы… «Кичкә яңгыр килсә,

чапкан печәнне әйләндереп мәшәләнәсе була инде… Хатын чәпчи дә ул,

көч әрәм иткәнче, сатыйк та алыйк, ди. Сатып алган күпмегә җитә инде,

йә? Егәр барында рәхәтләнеп кизәнмичә… Быел чапмасаң, яренгә камылга

әйләнә дә бетә. Авыл кешесе дә әзергә бәзер яшәргә өйрәнеп килә, кара инде,

чалгы тотып печәнгә төшкән кеше бармы хәзер? Күбесе шулай сатып алу

ягында. Җир кадерен белмичә… Югыйсә, бездә чабам дигән кешегә җире дә

җитәрлек бит әлегә. Әнә, күрше хуҗалыктагылар тилмерә, бакча артындагы

үләнгә аяк баса алмыйча… Басарсың, бар… Бөтен авылыңны алпавыт кулына

сатып җибәрсеннәр дә. Пиннек бәйләргә дә, җиләккә барырга да җайлары юк

мескеннәрнең. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас — көтү чыгарырга җиреңне

калдырмасыннар инде, гыйбрәт. Кешесе дә мәмкә бит аның, җыелышып ду

килеп каршы чыгасы урында, һәрберсе үзалдына шыңшып йөри.»

Ир ниндидер ярсу белән авызындагы чәчкә сабагын чертләтеп тешләде.

Әчкелтем тәм теш арасына сыланды. Торып утырды. Ирнең башында

гәзиттән ясалган башлык иде, — ул ямьшәеп, сытылып калган, — салып,

төзәткәләгәндәй итте. Тезенә кадәр сызганган чалбарының кесәсен капшап

карады — янавычы шунда иде. Торып, чалгысы калган тирәгә атлады, аны

очы белән җиргә кадап, бик һәйбәтләп янады, бармак бите белән үткенлеген

тикшергәч, канәгать елмаеп, билен турайтты. Печәнлеккә нәкъ менә бүген

килүе сәгать уздыру, йөрәк дулавын басу өчен генә икәнлеген анык белсә дә,

дөньясын онытырга тырышып, бил буе үскән үләнгә кизәнде. Акылы булган

кеше төш уртасында, кояшның өтеп алырдай кыздырган мәлендә печән чабып

маташамы инде, йә? Мондый челләдә таң белән бергә кузгалып, чык коелып

беткәнче селтәнсәң генә инде. Ул чагында, ичмаса, чалгысы да үтә, юеш

үләнне гали пәкесе урынына кырып кына сала… «Җыелышка барыбер кайтасы

булыр, куркып качкан диярләр. И-и, җүләр, минем урында берәү булса, керфек

какмый өйдән-өйгә йөреп, вәгъдәләр белән сыйлап, тавыш бирегез дип үгетләп

йөрер иде! Ярар, ни булса шул булыр. Изге урын буш тормас әле… Азынды шул

Шома, артыгын азынды, ветеранга дигән йорт мәрәкәсе белән эләкмәсә, әле

дә нәфсесе чик белмәс иде. Кеше ушлы шул хәзер: ветеранның да балалары

шухрый-мухрый түгел — башкалага хәтле җиткәннәр…»

Чалгының очы дык итеп кечкенә түмгәккә бәрелде. Тынычлыгы бозылган

кырмыскалар, әрле-бирле тузгышып, чабыша башладылар. «Каһәр! Күрми

калдым ла. Кая, аяк астында чабышмагыз әле, яшисегез килсә, әнә теге

яклап»… Ир, эшеннән бүленеп, кырмыскалар белән гәпләшеп алды. «Бер

карасаң, яшим дигән кешегә җае да бар инде аның. Примергә минем күршене

ал: хөкүмәт дотация биргәч, авылда пилорам ачып җибәргән ие, менә дигән

итеп дөнья көтә. Ничә кешегә эш урыны булды; безнекеләр генә түгел, бөтен

тирә-як халкы егылып шунда йөри. Баҗайлар бозау симертеп сата, алар да

дәүләт биргән илле сигез мең белән башлап җибәргән ие. Әзергә бәзер өйрәнгән

халыкның күбесе мал асрап азапланмый бит хәзер, пажалысты, менә сиңа ит…

Бу юк, теге юк дип зарланып, тегесен-монысын сүгеп утыруы җиңел инде ул,

йә шулай балавыз сыгасың, йә җиң сызганып эшкә ябышасың. Эшләп кем

баеган дисәләр дә, эшләгәннәр бер дә кеше күзенә карап тилмереп утырмый.

Гаеп атта да, тәртәдә дә инде… Ялкауланды халык, ай, ялкауланды. Үзе акча

колына әйләнде. Кыз да булсын аңа, буаз да булсын…»

Таллык ягыннан җиңелчә генә җил исеп китте. Ир чалгысына таянып,

кулын каш өстенә куйды да күккә төбәлде. Бая гына челтәр бизәк булып

иркәләнеп йөзгән болытлар бер тирәгә укмашып маташа иде. «Болай булгач,

тучны китереп ява инде бу! Их, дөбердәтеп, дер селкетеп коеп үтсә, ә?!

Дөньясы үзгәреп китәр, чистарынып калыр иде… Адәм баласы гел шулай

дип өметләнә бит ул… Тагын бер-ике рәт чыгарга да кыймылдарга кирәк.

Әле җыелышларына иртәрәк иртәсен. Шулай да кайтып, юынып-кырынып,

барып җиткәнче… Глава килмичә башлавын башламаслар анысы, шулай да,

санламаган кебек, соңга калганчы…» Ирнең уйларын бүлеп, пакус башында

күлмәк астында яткан телефон аваз салды. «Хатындыр инде. Иртәдән үк

бал кортыдай бызылдый башлаган иде. Борчыладыр».

Телефонда, чынлап та, хатыны иде. «Башында әз генә мие булган кеше

шушындый көндә печәндә хыялланып йөриме, йә? Глава килеп җиткән,

кантурдан сине сорап шалтыраттылар!» дип сулуына кабып кычкырган тавыш

ирне әллә нишләтеп җибәрде. «Каһәрең! Әле иртә дип торырсың монда! Болай

булгач, болай булгач…» Әллә ашыгудан, әллә дулкынланудан, әллә сәер бер

куанычтан күзләре томаланган ир кабалана-кабалана күлмәген киде, таллыкта

утырган банкасын эләктерергә дип атлады, аннан, ярарсана дигәндәй кулын

селтәп, чалгысын иңбашына күтәрде, җил-җил адымнар белән чабылган печән

тезмәләре арасыннан атлады. Кайтышлый өзәрмен дигән җиләк тәлгәшләре дә,

бая түмгәк булып утырып калган кырмыска оясы да ирнең кәлүш табаны астында

калып сытылды. Менә ул үзе чапмыйча урап үткән сары күзле ромашкаларга

якынлашты, атлаган уңайга иңсәсеннән чалгысын төшереп, сукмагында утырган

нәзек билле чәчкәләргә селтәнде. Әле генә матурлыкның үзе булып балкыган ак

утрау тавышсыз иңрәү белән ирнең аягына ишелеп төште. Тик ирнең күзләре

җиргә сарылган гөлләрне күрмәде, ул тау итәге буйлап югарыга ашыга иде.

Чыганак: Казан Утлары

Фото: pixabay

Бәйле