Мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдиновны нинди адвокатлар яклаячагы билгеле булды

-- Alfia

Танылган мөселман адвокатлары белән Рамил Шәмсетдиновның әтисе арасында рәсми килешү төзелгән.

Гаскәрдә хезмәттәшләренә ут ачкан Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов адвокатлар Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Марат Ашимов һәм Сәет-Мөхәммәт Чапанов очрашкан. 21 ноябрьдә Мәскәүдә узган очрашуда Рамил Шәмсетдинов эшен адвокат яклавы белән тәэмин итү турында фикер алышу булды дип хәбәр итте билгеле дин эшлеклесе һәм мөфти Нәфигулла Аширов үзенең Facebook сәхифәсендә.

Мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклап уңышка ирешүләре белән танылган адвокатлар Тугушев һәм Нәгыев белән Сәлимҗан Шәмсетдинов арасында тикшерү һәм мәхкәмә барышында аның улын яклау турында килешү төзелгән.

«Яшь егетләрнең гомерен өзгән һәм Рамилнең үзенең дә нормаль тормышын сындырган әлеге фаҗига моңа кадәр яшерелеп килгән бабайлык мәсьәләләре һәм бүгенге гаскәрдә булган башка проблемнар турында җәмгыятьтә фикер алышу башлануга этәргеч булды», дип яза Аширов.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле