Чаллыда яшәүче 18 яшьлек кыз, әнисен үги әтисеннән яклап, реанимациягә эләккән

-- Alfia

Чаллыда яшәүче әни белән кыз икәүләп дәваханәгә эләккән.

Хуҗабикә һәм аның белән бергә яшәгән ир арасында низаг килеп чыга. Исерек ир кулына пычак алып хатынга ташлангач, 18 яшьлек кыз әнисен якламакчы була. Нәтиҗәдә, ир аларның икесен дә яралый.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аларның икесен дә дәваханәгә китерә. Бүген кыз реанимациядә ята, әнисе — хирургия бүлегендә.

Хокук сакчылары бу хәлне тикшерүгә тотынган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий