«Гармун уйнарга мунча иясе өйрәтте» [тормыштан алынды]

-- Лейла

…Мунча кергән саен балачакта булган бер кызыклы вакыйга исемә төшә. Иске тальян гармун – ул истәлекле кичәнең шаһиты. Хәер, барысын да баштан сөйлик…

Балачагыбыз авылда үтте. Бала­ларның да, ата-ананың да башы авыл мәшәкатьләреннән чыкмый, һәркайсыбызның яраткан шөгыле дә бар: кемдер газета-журналлар, китап укый, икенчебез рәсем төшерә яки пластилиннан әкият геройларын әвәли, өченчебез кул астындагы юк-бардан төрле әйберләр ясый.

Әтиебез, тальян гармунын алып, күрекләрен тарта-тарта, көй сайлый. Бу мизгелдә аны алыштырып куялармыни – бөтенләй үзгәрә! Көй уңаена баш кага яки беразга катып кала. Дәртле бию көйләрен уйнаганда аның ачык күк йөзе төсендәге күзләрендә шаян очкыннар кабына. Озын халык көйләрен башкарганда, әйтерсең, күк йөзен кара болыт каплый – кысылган керфекләре арасыннан дым бәреп чыга.
Берчак, кыюлыгымны җыеп, мин дә күрекләрне тартып карарга булдым, берьюлы төймәләргә дә бас­калыйм. Мине бик нык аптыратып, хуплап, әтием: “Әпипә”гә охшаган”, – дип куймасынмы! Җитмәсә, уйнарга өйрәнсәм, ун яшем тулган көнгә, остадан ясатып алып, кыңгыраулы тальян гармун бүләк итәчәген дә ышандырды! Шулчакта иңнәремдә әйтерсең лә канатлар үсеп чыкты һәм җиденче кат күккә күтәрелдем. Уен коралын тизрәк үзләштереп, кадерле бүләкне кулга төшерү теләге шулкадәр көчле иде, хәтта йокым качты. Көннәр бик озак үтте. Үземә калса, музыкага һәвәслегем күзгә күренеп арткан төсле тоела. Шулай да, гармунны “кычкырту”ым белән, күрәсең, өйдәгеләрне тәмам ялкытып бетергәнмендер. Туганнарым беразга булса да “көй-моң”нарны туктатып торуымны ялварып сорый башладылар. Ә өлкәннәр кайчак, туктат бу гармунны җәфалавыңны, дип таләп итәләр иде…

Берчак кич белән барыбыз да хөр­мәт иткән Мәрзия әбием үзе янына чакырып алып, серле итеп елмайды да: “Гармунда ничек тиз генә уйнарга өйрәнү серен әйтимме?” – дип пышылдады, аның сукырая төшкән күзләрендә шаян утлар менә-менә гөлт итеп кабынып китәр төсле иде. Аптыраудан бозда кәшәкә сугып йөргәндә сындырган тешсез авызымны ачып, катып калдым…

Бер-ике минуттан инде гармунымны кочагыма алып, саклык белән генә… мунча бусагасын атлап кердем.

Шулай туры килә бит ул, шул көннәрдә, юри диярсең, ремонт эшләре чорына утны өзделәр. Электрчыларның миндә эше юк, алар гармунда уйнамый, һәрхәлдә, мин тизрәк гармунда уйнарга өйрәнү өчен утсыз утырырга да риза, югыйсә, шәм яки куыклы керосин лампасы кабызырга да мөмкин ич. Менә шулай дөм караңгыда, суык мунчада шүрләп кенә гармун телләренә баскалыйм, таныш көйләр җанымны җылытып җибәргән төсле, ара-тирә үзем дә сизмәстән тешләр дә көй уңаена кушылып шакылдап куя. Аның каравы, рәхәтләнеп моң дәрьясында йөзәм.
Эчке бер сиземләвем белән тоям: берүзем түгел бугай мин монда. Шулай да гармунчы булу теләге куркудан күпкә көчлерәк. Суыктан туңган бармакларым үзләре кирәкле төймәләрне табып баса – ни кызык, шәп килеп чыга! Әбием рас әйткән икән!.. Димәк, миңа кемдер, ничектер ярдәм итә – шуны сиземлим. Күпмедер вакыттан соң карыйм – мунчада якты икән, әллә күзләр караңгыга күнекте… Кинәт кемдер сул яктан кабырга астына китереп төртте – ток суктымыни! Башымны шул якка таба кинәт борсам, ни күрим, кул сузымы гына ераклыкта, ләүкәдә, буе түшәмгә үк җиткән иләмсез бер нәрсә утыра… Озын, шыксыз гәүдәсеннән көмештәй ай яктысы бөркелә. Күз биеклегендә бер пар гына түгел, ә биш-алты кара тишек, йодрык чаклы үзләре. Маңгаенда очлы мөгезе тырпаеп тора, шунда ук дошманны үтәли тишәргә яки эләктереп алып, селкеп күтәреп бәрергә әзер төсле.
Тешләрем кинәт шыкылдаудан туктап, бик эссе булып китте – тирләп чыктым. Ә бармакларым туктый алмый – көй артыннан көй сыздыра. Тальян гармунның яңгыравык көенә йөрәгемнең ярсулы тибеше дә кушыла. Мин, әйтерсең, гипноз сеансында утырам, туктый да, тора да алмыйм – беркетеп куйганнармыни! Мунчадан тизрәк чыгып китәргә кирәк дигән уй башыма да килми. Уйный-уйный хәтта моңа кадәр белмәгән бию көйләренә күчтем. Күкрәк читлеген җимереп тышка бәреп чыгарга әзер йөрәгем “Әпипә” биюен башкара.

Менә нинди икән син, мунча иясе! Минем ише моңлы малай-шалай­ларның барысына да гармун уйнау серләрен ачасыңмы шулай? Нишләп элек очратканым булмады икән сине?.. Мең-мең рәхмәтләр яусын үзеңә! Әгәр дә инде гаиләң безнеке кебек ишле булса, Мәрзия әбием әйтмешли, балаларың тыңлаучан, уңган, ярдәмчел, игелекле булсыннар! Курку дигән нәрсәнең ишарәсе дә юк – гармун дустымны кочаклап, көмештәй ай яктысы бөркеп торган өрфия томан эченә кереп югалдым…

…Икенче көнне мунча ягып, каен себеркесе белән шәп итеп чабынып чыктык. Ә ләүкәгә әтием киптерергә дип имән төпләрен өеп куйган булган. Таралып килүче агач череге фосфор чыгара икән, алар караңгыда янып, төрле җен-пәригә “әйләнә” имеш. һәрхәлдә, мунча иясенең серен өлкәннәр шулай аңлатты.
Иң мөһимен әйтмәгәнмен: туган көнемә бүләкле – тальян гармунлы булдым!

Чыганак: Акчарлак газетасы / Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Дүртөйле

Бәйле