Татарстанда бала табучы хатын хастаханәдә үлгәннән соң тикшерү башланган

-- Alfia

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Республика клиник хастаханәсендә 33 яшьлек хатын-кыз үлү сәбәпләрен тикшерә.Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Фаҗига 22 ноябрьдә Казанда булды. Тикшерүчеләр әлеге хәл шартларын өйрәнә һәм кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсен хәл итә», — дип сөйләде Шептицкий.

Тикшерү кысаларында хатын-кызның үлеме һәм табибларның гамәлләре арасында бәйлелекне ачыклаячаклар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле