Әбри Хәбриевнең Казанда үткән концертлары турында Салават Фәтхетдинов, иҗатташ дуслары нинди фикердә? [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

25-26 ноябрь Казанның Филармония залында шоумен, пародия остасы Әбри Хәбриевнең концертлары үтте.

Әлеге концертларда Әбри Хәбриев тамашачыга яңача ачылды, иҗади үсеше күренде! Фәрит Галиев белән юморлары, халык хатирәләре, авыл, балачак истәлекләреннән мәзәк язып, оста итеп сөйләүләрен, үзе иҗат иткән җырлары, себер татарлары такмакларын яңартып башкаруларын тамашачы алкышларга күмде! 25 ноябрь аларны карарга килгән җитди остазлары, халык артисты Салават Фәтхединовның күңеленә дә концерт ошады. Ул азактан, «Талантлы шәкертем, фикерле егет», дип Әбри Хәбриев белән фотога төшеп инстаграм посты да чыгарды. Шулай ук ике көнлек концертта өлкән остазы Шәмси Закиров та, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре дә тамаша кылды. Автор-башкаручы Илназ Гарипов та әлеге тамашаны ошатуын, бигрәк тә юморларны яратып каравын әйтте.

 

Тиздән Татар Тудейның ютуб каналында репортаж, Әбри Хәбриев белән эксклюзив әңгәмә чыгачак! Безне күзәтеп барыгыз.

Бәйле