Коточкыч җинаять: Башкортстанда ир-ат 20 яшьлек егетне үтерә

-- Alfia

Башкортстанның Ишембай районындагы бер авылда 20 яшьлек егет 53 яшьлек ирдә кунакта була. Алар ару гына сыйлана. Аннары тавыш чыга һәм хуҗа, көчлерәк булуыннан файдаланып, егетне буып үтерә. Аннары йокларга ята. Иртә белән гәүдәне чоланына яшереп куя.


Егетнең туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачылган. Әлеге ир-атның элек кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуы һәм ул кешенең үлүе өчен хөкем ителүе билгеле.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий