«Мин кирәкмим аңа, миннән акча сорап йөрәгемә төшә… И, язмыш…»

-- Alfia

Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 75 ел үтсә дә, аның шаукымы һаман дәвам итә. Әтиләре сугышка киткәндә кечкенә булып калган балалар тылдагы ачлык, ялангачлык ачыларын әле булса оныта алмый.

Уфа шәһәренең Зорге урамында урнашкан картлар йортында яшәүче Нәсимә әби Нуриева үзенең газаплы балачагы турында сөйләр өчен мине, “Өмет” гәзите хәбәрчесен үзе янына чакырды. Озакламый 89 яшен тутырачак әбекәй әле бик теремек, шаян булып чыкты.

Авырлыкларны бик күп күргәнгә, бик әдәпле, итагәтьле булдым, — диде ул. – Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Үземнән башка тагын дүрт абыем бар. Без Дуван районы Төрепкилде авылында яши идек. Әй буенда. Әтиебез Ильяс Ханипов ике сугыш ветераны булды. Башта финнәргә каршы, аннан Бөек Ватан сугышларында катнаша. Сталинградны азат итә, Будапештка кадәр бара. Берничә тапкыр яраланып госпитальләрдә ятып чыга. Ул 100 яшькә кадәр яшәде.

1943 ел иде. Өйдә бер чүпрәк заты да юк. Әни белән картәни нәрсә бәйлиләр, барсын да сугышка җибәрәләр. Май язалар да дәүләткә тапшыралар Авылда су да юк, елга 2 чакрым. Урман юк, ягар өчен талга бара идек. Тимер мич. Әнием белән икебезгә бер күлмәк. Мин салсам, әни киеп чыга, әни салса, мин киеп чыгып йөреп керәм. Аякта да юк. Өйдә суык, салам җыеп алып кайтырга кирәк. Абзардан бер иске куфайка ята. Аякка нәрсә кияргә? Ярый ,чабата булды. Саламга ике чакрым барырга кирәк. Иии, азапландым, кайтып җиткәнче чабатаны аягымда көчкә сөйрәп йөрдем. Саламны яндырып җибәрергә шырпы юк. Күргәнем бар иде, әни ташны ташка ышкыгач ут чыкканын. Мин дә шулай саламны кабызып җибәрдем. Ике бәрәңге табып алдым, ике уч бодай алып кайткан идем. Су юк, кар эреттем. Ачлыктан сөйләшә алмый яткан вакытлар була иде. Әни сәгатькә карап, ике сәгать саен авызга кар суы сала-сала коткара иде безне…

Яз көне кар астыннан каралып беткән бәрәңге табып алдык. Шуны пешереп ашадык, и тәмле булды…

Нәсимә әби сугыштан соң кияүгә чыга, Урта Азия якларына эшкә чыгып китәләр. Ташкент шәһәрендә 22 ел яшәп кире туган якларына әйләнеп кайталар.

Андагы өйне сатып монда кайттык. 2003 елда бабаем үлде. Хаклар күтәрелде дә китте, акчабыз бер нигә ярамый булып калды. Шуңа монда килеп эләктем, — дип бәян итте Нәсимә әби. – Өч улыбыз булды. Берсе күптән якты дөнья белән хушлашты инде. 1960 елда туган Нургалием хәбәрсез югалды. Мин аны бик күп еллар эзләдем. Кайларда гына булмадым. Жириновский исеменә улымны табарга ярдәм итегез дип хат та язып салдым. Нургалине үзем 1998 елның сентябрендә Алтай краенда Горняк авылында эшкә урнаштырып кайттым. Кайткач озак кына хәбәре булмый торды. Мин борчыла башладым. 2003 елда улым яшәгән адрес буенча барсам, аны 7 ай инде монда яшәми, диделәр. Кая киткәнен берсе дә белми. Шуннан бирле улымнан бер хәбәр дә булмады. Хәзер инде күрешербез дигән өметем өзелде…Ачлыгына да түзеп була икән, ялангачлыгына да, барсы да үтә. Бала югалту кайгысына гына түзеп булмый. Йөрәк әрнүләре үтми…

Нәсимә әби моңсуланып тынып калды. Бераз тын калып утырды да шифоньерындагы киемнәр арасыннан ирләр киемнәре чыгара башлады. “Мә, улыңа алып кайт, мин Нургали табылса, күрешсәк кидерермен дип киемнәр алып куйган идем”, -ди. Йөрәгем кысып куйды. Газиз баласын табалмый, күпме йокысыз, газаплы төннәр үткәргән ул?

“Өченче улыгыз кайда?” дип сорамый булдыра алмадым. “Анысы Алтай краенда яши, урыслашып бетте. Мин кирәкмим аңа, миннән акча сорап йөрәгемә төшә”, — диде.

И, язмыш… Өч ул үстереп, бүген картлар йортында тилмереп ятучы әбине чын күңелемнән кызгандым. Мине озата чыкканда ул юлда очраган бөтен кешегә: “Это моя дочка, она меня нашла”, — дип мактанып барды. Кешеләр аптырап: “Нәсимә әби, синең кызың бар иде мени?” – дип сорап калдылар. “Да, да, это моя дочка”, — дип сөйләнә-сөйләнә барды әбекәй үз алдына. Автобус тукталышына кадәр озата чыкты. “Онытма мине, килеп йөре, балам”, — дип калды ул…

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле