Нарат күркәсеннән варенье
Нарат урманында йөргәнегез булса, андагы исне тәгаен хәтерлисездер. Сулышларны киңәйтеп, үпкәләрне ачып җибәрә торган ис ул. Наратның исе генә түгел, ылысы да, бөресе дә, күркәсе дә, сумаласы да файдалы. Ә сез наратның бары 15 елдан соң гына чәчәк атканын белә идегезме? Май аенда, әле башка агачлар яфрак кына ярырга әзерләнгәндә ата ул чәчәкне. Дару өчен наратның бөресен, ылысын, согын һәм чәчәк серкәсен җыялар. Март ае нәкъ менә нарат бөреләре җыя торган вакыт. Алар әле тыгыз, сумалалы, хуш исле һәм бик-бик файдалы була. Нарат бөресен салкынча һәм күләгәле урында озаклап – 3-4 атна киптерәләр. Җылыда киптерсәң, алар ачылып бетә һәм шифасы кими. Салкын тигәннән, бронхиттан, грипптан иң яхшы халык медицинасы чарасы булып санала ул. Подагра һәм ревматизм булганда сызлануны басарга булыша. Бәвелне арттыра, организмнан артык суны чыгара.
Шифалы эчемлек ясар өчен: 10 г кипкән нарат бөресен 1 стакан кайнар суга салып, сөлгегә төреп 25 минут төнәтәләр. Аннары сөзеп, һәр 2 сәгать саен 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр. Нарат бөресе төнәтмәсен сөттә дә әзерлиләр. Аның өчен 25 г нарат бөресен ярты литр су кушылган ярты литр сөттә 15 минут талгын гына кайнаталар. Суынгач, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан җылытып эчәләр. Бу төнәтмә тын юлларын йомшарта, сулышны киңәйтә, ютәлне баса. Наратның ылысыннан да шифалы төнәтмә ясарга була. Ләкин бары тик яңа өзгән ылысларны гына кулланалар, дару өчен кипкән ылыс файдалы түгел. Ылыста С витамины күп. Сугыш вакытында ылысны төнәтеп эчертеп, солдатларны зәңгелә авыруыннан дәвалаганнар. Зәңгелә витаминнар кытлыгы аркасында килеп чыга торган чир. Нарат ылысыннан шифалы квас ясар өчен: 4 стакан ваклап туралган ылысны 4.25 литр салкын суга салып, 2 аш кашыгы алма серкәсе өстәргә һәм 2-3 көн җылы урында тотарга кирәк. Аннары сөзеп, көнгә 1 стакан эчәсе. Әле наратның күркәләреннән тәмле варенье да ясыйлар. Нарат күркәсе вареньесы шулай ук салкын тигәннән, үпкә ялкынсынганнан, тын юллары авыруларыннан булыша. Үтне һәм бәвелне арттыра. Бавырның эшләвен яхшырта. Начар бактерияләрне үтерә. Күркәләрне май ахырында яки җәй башында, нарат чәчәк аткан вакытта җыярга кирәк. Бу вакытта алар әле яшел һәм йомшак була. Вареньены нержавейка кәстрүлдә пешерегез, эмаль савыттан нарат сумаласын юып бетерүе кыен. 1 кило нара күркәсенә 1 кило шикәр комы һәм ярты литр су салып, утка куябыз.
Кайнап чыккач, 5 минут пешерәбез дә, утны сүндерәбез. Озак пешерергә кирәкми, алайса күркәләр ярыла. Бер тәүлек торган вареньены икенче тапкыр утка утыртабыз. Бу юлы инде кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерәбез һәм утны сүндерәбез. Тагын бер тәүлек узгач, вареньены өченче тапкыр кайнатырга куябыз. Бу юлы 20 минут пешерәбез. Әзер вареньены кайнар килеш пыяла банкаларга тутырабыз. Болай әзерләгәндә күркәләр йомшак, сусыл була, ә ширбәте аз чыга. Варенье дип аталса да, ул күбрәк дару чарасы. Шуңа күрә аны артык күп итеп ашарга кирәкми.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2026-04-25/narat-k-rk-senn-n-varenie-4665083

