Россия шәфкать туташын инвалид баланы кыйнауда гаеплиләр [видео]

-- Лейла

2019 елның  28 ноябрендә Иркутск өлкәсендә акылга зәгыйфьләр өчен Саян интернат-йорты шәфкать туташын, инвалид бала белән видео пәйда булганнан соң, баланы кыйнауда гаепләделәр. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә, дип яза Лента.ру.

 

 Челтәрдә пәйда булган кадрларга шәфкать туташының бала белән тупас мөгамәләдә булуы һәм аны көчләп йокларга салырга тырышуы күренә.  Тикшерү Комитеты мәгълүматларына караганда, шәфкать туташын эштән читләштергәннәр.

Чыганак: lenta.ru

Бәйле