9 яшьлек малай сектадагы ата-анасы кулыннан һәлак була

-- Лейла

Екатеринбургтагы бер фатирда Белоруссиядән килгән гаилә яшәгән. Алар ниндидер сектада торган һәм балаларының «шайтаннарын куып», җәфа чигәргә мәҗбүр иткән.


Бер малайларын камчы белән кыйнап үтергәннәр, тавышы чыкмасын өчен авызына келәп тыкканнар. Аннары аның гәүдәсен шәхси секторда күмеп куйганнар.
Фатирны тентегәндә анда камчы һәм Библия табылган. Ана кеше Белоруссиягә кайтып киткән булган. Анда аның апасы бала турында сорагач, тәгаен җавап ишетми һәм тавыш күтәрә. Шуннан соң гына бу вакыйга турында билгеле була.

Әле Русиядә баланың әтисе кулга алынган. Фатирда аның белән берничә бала булган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле