Зифа Кадыйрова: «Иң авыр кайгы — балаң белән аңлаша алмау»

-- Alfia

Популяр романнар авторы Зифа Кадыйрова Татарстан язучылар берлегенә керүдән баш тартты. Әлеге адымын ул Азатлыкка, миңа әле анда керергә иртәрәк, дип аңлатты. Аның фикеренчә, укучыны язучының берлектә әгъза булу-булмавы кызыксындырмый. Язучы белән әңгәмә кордык.

«Синсез килгән язлар», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?» романнарын иҗат иткән Зифа Кадыйрова сәяси темаларга кагылмавын әйтте. Аның төп темасы – гаилә, ата-ана хакы, ана һәм бала мөнәсәбәтләре. Гади кешене сәяси уеннар түгел, әнә шулар борчый, ди ул.

Әңгәмәне күңелсез хәлдән башларга туры килде. Узган ялда язучының Чаллыдагы җәйге йортында янгын чыкты. Нәтиҗәдә аның хезмәтләре, кулъязмалары, бүләкләре юкка чыккан.

Бу көннәрдә янгыннан зыян күрдегез. Югалту күләме бик зурмы?

— Кулдан телефон төшми, кайгы уртаклашулар, хәлгә керүләрне тыңлап утырам. Кызганыч, әлбәттә. Анда минем ун ел буе эшләгән бөтен малым салынган. Яратып төзелгән йортыбыз иде ул безнең. Ирем вафатыннан соң биш ел кайтмый яшәдем шунда. Елның елына ни дә булса төзедем, гөлбакча иттем. Бер әйбер дә калмады, янып бетте. Утның каян чыкканын кем белгән, очына чыгарлык түгел инде аның. Бөтен кулъязмалар, кулдан башлап куелган әсәрләр юкка чыкты.

Дөрес, өйдәге компьютерда сакланган әсәрләр бар, ләкин барысы да түгел. Кулдан язылган хатлар гына да дүрт папка туплап куелган иде. Андый хатлар хәзер юк та бит, өлкән буын язучыларда булса гына. Йортсыз калу – баш бәласе түгел, тергезербез. Әле хастаханәдә ятам, азрак рәтләним, аннары карарбыз. Халык ни белән ярдәм итик дип яза, шалтырата. Хәйрия чараларында актив катнашканга, аларны оештыручылар, Зифа апа, үзең исән бул, йортны гына салырбыз дип шалтырата. Аздан күңел булган чак. Яхшы теләк белән шалтыратучыларның барысына да рәхмәт. Кешеләргә кирәклегеңне белү өчен йә үләргә, йә янып карарга кирәк икән.

Сез укучыларыгыз белән очрашуга еш йөрисез. Халыкның кәефе ничек? Аларның җитәкчелеккә, Мәскәүгә ышанычы калдымы?

— Андый сораулар биргәнем юк. Шунысы да бар, 8-10 ел элек очрашуларга кеше күп йөри, кызыксыну зуррак иде. Шул ук вакытта, китапларга кызыксыну бетте дип тә әйтеп булмый. Чыккан берсе алынып бара. Халык язучы белән очрашуга бик атлыгып тормыйдыр шул инде, әллә нинди популяр артистлар да зал тутыра алмый бит әле. Бәлкем артык туклык, бәлкем битарафлык бәласедер бу.

Сез бит тумышыгыз белән Башкортстаннан. Узган җанисәптә башкортлар саны анда яшәүче татарлар хисабына арткан иде. Киләсе елда нәрсә булыр, ничек фаразлыйсыз?

— Бу хакта укучыларым белән сөйләшкәнем юк. Ә инде башкортлаштыруга килгәндә, безнең якларда андый хәл булды. Хәзер исә катнаш никахлар да күбәйде. Белмим инде, нинди милләт дип язылыр балалары. Туган ягым Учалы районы, Ахун авылында 1980 елга чаклы читкә килен бирү дә, килен алу да булмаган. Хәзер инде бар да болганды. Мәктәптә башкортча да, татарча да укыталар. Элек башкортча укыту юк иде. Ахун – зур гына татар авылы ул. Биш-алты ел элек халкы 3000 булган, хәзер 2600 калган. Авылда үз җиренә тугры кешеләр генә калып бара.

Бүгенге вазгыятьтә телне, динне саклауда авылга таяныргамы, шәһәргәме?

— Бүген авылда дин әле яңарак кына ачыла башлады. Мәдрәсәләр ачылды. Халык мәчетләргә тартыла. Авыл язмышы үз җиренә тугры халыкка бәйле. Ул тырыша, тырмаша яши, шул вакытта авылны да сакларга, яшәтергә тырыша.

Укучыларыгыз күбрәк кайда соң, авылдамы, шәһәрдәме?

— Китап сатылу буенча карасак, Казан белән Уфада. Авылларны алсак… Күптән түгел Актанышта булып кайттым. Китапханәчеләр халык белән шулкадәр тырышып эшли. Беләсезме, нинди тәэсир кала: әйтерсең лә авылны саклауны китапханә белән авыл советына гына йөкләнгәннәр. Бу Актанышка гына кагылмый, гомуми күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Авылда да халык интернетка кереп чумган. Язучының төп укучысы – әбиләр, дип тә уйлыйм. Ә менә театр киресен раслый. Анда тамашачы яшәрде. Чаллы театрына, мәсәлән, яшь парлар күп йөри. Узган елны Әлмәт театры минем әсәр буенча куелган «Синсез килгән язлар» спектаклен Казанга алып килгән иде. Анда да яшьләр күп булды. Спектакльдән соң училище студентлары яныма килде. Сез нишләп йөрисез монда, бала-чага, дигәч, без сезнең китапларыгызны укып барабыз, диләр. Шуңа күрә китапны яшьләр укымый дип тә кистереп әйтеп булмый.

Авыл темасына кире кайтсак, анда бар да лидердан тора. Авылда берәр лидер булса, авыл яши. Лидерлар юк. Авыл өчен бүген тырышып-тырмашып йөргәннәре дә хатын-кыз. Ирләр бик сирәк. Кая карама, хатын-кыз эшли. Күп җирдә яңадан авыл советларына җитәкче булып хатын-кыз килде. Ирләрдә лидерлык сыйфатлары бетеп бара. Әллә хатын-кызның лидер буласы киләме? Аның да иркә хатын буласы килә. Килә бер вакыт, арыйсың. Әмма ышыкланыр кеше юк. Гаиләдә дә шулай. Ирләр гаиләне алып баруны хатынга тапшырган. Бала тәрбияләү дә хатын өстендә.

Әгәр сезгә президент аппаратыннан шалтыратып, татар теле белән нишлик дип, киңәш сорасалар, ничек җавап бирер идегез?

— Мин гади гаилә кешесе буларак, милләтнең төп таянычы булып гаилә калды дип уйлыйм. Һәр гаилә телне саклауда тырышса, балаларына, оныкларына мирас итеп тапшыра алса, өмет бар. Урамга чыгып, милләт дип тарткалашучыларның күбесенең балалары урысча сөйләшә, аптырама. Мин моны күп күргән.

Татар теле белән нишлик, дисең. Бер караганда бик гади инде: китаптан аермаска кирәк. Ә китап халыктан ерагайганнан ерагая. Телевидениедә күпме кирәкмәгән тапшыру бар. Шуның берәрсе урынына китапны пропагандалаучы әдәби тапшыру чыгарып була бит инде. Роберт Миңнуллин «Китап» тапшыруын алып барганда, әле ниндидер нәтиҗәсе бар иде. Хәзер ул да юк. Кеше бит нинди яңа китаплар чыкканын да белми. Ә бит «Яңа гасыр» каналын күпме төбәк карый, анда яшәүче татарлар да нинди яңа басмалар чыкканын белеп торырлар иде. Үз илебездә, үз телевидениебез була торып, нишләп шул әйберне булдырмаска соң? Кемнән куркабыз без? Элек яңа китаплар турында газет-журналлар хәбәр бирә иде, хәзер ул да юк. Мин инде интернетта эшлим. Халык яңалыкларымны җәһәт эләктереп ала.

Мәскәүдә Татарстан китап нәшрияты китап ярминкәсе оештыра. Елына әллә ничә тапкыр булып кайталар анда. Ә ни өчен шул ярминкәләрне үзебезнең татар районнарда язучылар белән берлектә оештырмаска? Халык өчен бу бик зур бәйрәм булыр иде. Күп язучыларның китаплары сатылмый ята, шул сәбәпле бәяләре төшерелә. Мондый ярминкәләр оештырылганда ул китаплар болай кадерсезләнеп ятмаслар, язучының үзен күргәч, китабын да сатып алырлар иде. Китап сүзе барып җитмәгән урыннар бик күп ул. Андый җирләргә барсам, күбрәк халыкны җәлеп итү өчен район дәрәҗәсендә үткәрүләрен сорыйм һәм яңа чыккан китаплар турында сөйлим. Мондый мөмкинлек әллә нигә бер килеп чыга, ди халык.

Милли үзаңны ничек үстерергә?

— Әдәбиятка аңсыз рәвештә килеп кердем. Татар телен күтәрик дип тә кычкырмадым, лозунглар да күтәреп йөрмәдем, үземне борчыган сорауларга җавап эзләп кулга каләм алырга мәҗбүр булдым. Мин – гап-гади төзүче. Китаплар чыга башлагач, милләт турында уйлана башлаганнан соң, үземнән соң балаларыма, киләсе буынга ни калдырам соң дип уйлана башладым. Бу җәһәттән үзбәкләрне, казакъ, азәрбәйҗаннарны, кыргызларны күзәтергә яратам. Безгә бәхет эзләп килүче бу халык вәкилләренең күбесе төзелеш тирәсендә эшкә урнаша. Алар берничә буын укмашып яши. Өлкәннәр табынына балаларны да катнаштыралар. Бала бабасының үзен ничек тотканын, әдәп буенча беренче кемгә ризык тапшырылганын, аны ничек бүлешкәннәрен аңына сеңдереп бара. Андагы сүзләрне тыңлый. Ә без нишлибез? Берәр мәҗлес оеша калса, балаларны, бар әле йөрмә аяк астында буталып дип куып җибәрәбез. Ә ул әдәпкә, йолаларга, бию-җырларыбызга ничек өйрәнсен? Кем тапшырырга тиеш аны? Балаларны өстәлгә якын җибәрмәү күп очракта өстәлгә хәмер кую белән бәйле. Соңгы вакытта татар халкы бу зәхмәттән читләшеп бара, шунысы шатландыра.

Минем киленем урыс милләтеннән. Мин аңа, син үзең яшәгән җирдәге телне белергә тиеш, дип әйтәм. Татар теле аша тагын әллә күпме телне аңларга була.

Язучыларның үземә мөнәсәбәтен беләм, дисез. Иҗат әһелләре үзегез турында яхшы фикердә түгел дип уйлыйсызмы? Хатын-кыз язучылар арасында сезнең стильне һәм телне яхшырак дип әйтүчеләр дә бар бит.

— Хатын-кызны бер-берсенә каршы куеп дошманлаштыручылар һәрчак табылып тора инде ул. Мин үзем беркем белән дә тиңләшмим. Беркемне дә кабатларга да тырышмыйм. Миңа укучым фикере кадерле, ә алар китапларымны укып тора.

Язучыларга килгәндә, Рифә Рахман фикерен ишеттем. Хәбир Ибраһимның андый романнарны аягым белән дә язам дип әйткән әңгәмәсен укыганым бар. Шул ук кешеләр берлек идарәсендә утыра.

Синең ни өчен берлек әгъзасы булудан баш тарттың, дип сорыйсың килә инде. Алар мине чакырып шалтыратканда, хастаханәдә идем. Хәлем бик шәптән түгел иде, шуңа бара алмадым. Мин әлегә ашыкмыйм. Анда керәсе китабым әле язылмаган. Анда керү мәҗбүри әйбер түгел бит ул. Язучылар арасында йөргән кеше булмагач, кая барып бәрелергә белмәгән чаклар күп булды.

Зифа Кадыйрова китаплары

Йөзәр данә генә чыгарып карыйм, күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Кыйммәт булса да, алалар бит! Аннары күземне йомып зур кредит алдым да, чыгардым. Шуның аркасында ирләр арасында тагын унике ел кабель салуда эшләдем. Хезмәт хакын ирләргә түләгән кебек түләделәр. Шуңа күрә курыкмадым. Танылу ул тиз генә килми, аңа шактый көч салырга кирәк. Беренче китабымны әле дә кабатлап бастырам. Ул һаман популяр. Гомумән, китапларымның гомуми тиражының чутын да югалттым инде. Бетә тора, чыгара торам. Халыкны китапсыз тотканым юк. Унбер ел элек чыккан китап – «Сагынырсың, мин булмам…»ның популярлыгын буыннарның алмашуы белән бәйлим. Яшьләр ярата аны. Үземне зур язучыга санамыйм. Сан артыннан кумыйм. Күңелем тулса, язам. Әйтер сүзем булмаса, язмыйм.

Зифа Кадыйрова китаплары

Әлмәт театры куелышында «Синсез килгән язлар» спектаклен Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады. Иҗатыгыз турында ул нинди фикердә?

— Янына утырыгыз, диделәр. Мин артык игътибарны яратмыйм. Сәхнәгә чыкканда Фәрит Мөхәммәтшинның да халык белән аягүрә торып басуын күреп сөендем. Минем ише вак-төяк сораулар белән шөгыльләнү – аның дәрәҗәсендә түгел. Көчләшеп, этешеп алга чыгуны, гомумән, өнәмим.

Мәдәният министры белән очрашканыгыз бармы? Ул сезнең иҗатыгыз белән танышмы? Язучылар сезне, безнең укучыларны саклап калучы ул, дип әйтә.

— Мин күп кешене белмим, түрәләр белән очрашу эзләмим. Мәдәният министры белән дә очрашканым юк. Язучы дигәннән, Марат Кәбиров белән әңгәмәдә дә шундыйрак фикер чыккан иде. Аңа да, синең әсәрләреңне аңлар өчен укучыга башта минекен укырга кирәк дип әйткән идем. Чөнки үзем дә Маратның китабын ике тапкыр укып чыктым. Аны аңлар өчен башта гади әсәрләр укырга кирәк. Укучы минем җилкәгә басып, әнә шундый җитди әсәрләргә үрелә. Беләсезме проблема нәрсәдә: ерак авылларда татар китабы юк. Казанда чыккан татар китабы күпмедер дәрәҗәдә Уфага җибәрелә. Ул анда Зәйнәп Биишева исемендәге нәшрият кибетенә куела. Татар китабы Уфада шунда гына, бүтән җирдә юк. Авылларда бөтенләй юк. Татарстанда, Башкортстанда да районнарда китап кибетләре бетте. Татарстанда мин белгәннәрдән Мөслим, Мамадыш, Сарман, Җәлилдә, Чаллыда китап кибетләре бар. Башка районнарда китап кибетләре юк. Уку кирәк-ярагы кибетләренә китап куйгалыйлар, ләкин алар китап кибете саналмый. Менә шуннан уйлап карагыз: кеше укырга китапны каян алсын? Бөтен кеше Казанга, Уфага йөрми бит. Китап кибетләре тотмау районнарның иң зур кимчелеге. Шуңа күрә машина багажнигын китаплар белән тутырып йөрим. Сату гөрләп бара. Казанга спектакльгә килгәч тә сату оештырам. Минем әсәр буенча Үзбәкстан кино төшерде. Бу да укылышлы булу нәтиҗәседер инде. Иганәчем юк, китап сату хисабына яңасын чыгарып торам. Интернет аша көненә күпмешәр хат алам. Димәк, минем әсәрләр халыкка кирәк.

Иң кызыгы, ниндидер проблем килеп чыкса, мин ике уртада калам. Шул ук берлеккә кабул итү мәсьәләсендә дә. Татарстанда яшәгәч, Уфада миңа син Татарстанныкы, диләр. Казанда, син бит Башкортстанда тугансың, дип әйткәннәре бар. Шуңа күрә мин – үземнеке генә, дип әйтәм.

Язучылар авыр хәлдә калулары турында әйтә. Күпләренең китаплары чыкмый, матди хәлләре бик начар. Язучы дәрәҗәсенең түбән тәгәрәве сәбәпләре нәрсәдә?

— Төп сәбәп – язучының бүгенге көнгә яраклаша алмавында. Совет заманында рәхәт яшәгәннәрдер, сагыналардыр, ләкин бит ул заман үтте. Хөкүмәт хәзер беркемгә дә бернәрсә дә китереп бирми. Бүген бары тик үз көчеңә генә ышанырга кирәк. Ә безнекеләр һаман теге вакыт белән яши. Мин, ул заманны күрмәгәч, берәүнең дә ярдәм итмәячәген аңлыйм. Урыс теленә дә үзем тәрҗемә иттерәм, мөхәррирен дә яллыйм. Чыгару мәшәкатен дә үзем башкарып чыгам. Китапны урысчага тәрҗемә итеп бастыру бик кыйммәткә төшә. Ләкин телен белмәгән татарлар да күп бит. Аларны да игътибардан читтә калдырасы килми.

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы турында сез нинди фикердә?

— Көчле, югары белемле язучы. Миңа бик ошады. Мин аның белән тиңләшә алмыйм.

Мәктәпләрдә татар теле атнага ике дәрескә калгач, киләчәктә сезнең татар телле укучыларыгыз бөтенләй дә калмас дип курыкмыйсызмы?

— Андый курку юк. Миңа Әлмәтнең һөнәри уку йортында очрашуда булырга туры килде. Китапларны яттан диярлек беләләр. Әгәр уку йортында татар теле дип җан аткан лидер була икән, мәгарифкә әллә нинди тыюлар кертсәләр дә, татар теле юкка чыкмаячак. Әдәбият укытучыларыннан да күп нәрсә тора бит.

Китапларымда нигездә гаилә темасын күтәрәм, әйткәнемчә сәясәткә кагылмыйм. Анда махсуслашкан аерым язучылар бар. Минем максат – ир-ат затын күтәрү. Ир баланы әтиләр тәрбияләсен, кызлар яхшы ана булсын дип телим. Гомер үткәч кенә балага яхшы тәрбия бирмәвең беленә. Иң авыр кайгы – балаң белән аңлаша алмау. Аңа югары белем бирүгә караганда, кешелек сыйфатын тәрбияләү мөһимрәк.

«Бәхеткә юл кайдан?» китабы чыккач, ни өчен татар хатынын түбәнсеттегез, сукбайлыкка чыгардыгыз, дип сорадылар. Минем дә дин әһелләренә соравым бар: ни өчен мәчетләр каршында авыр хәлдә калган хатын-кыз өчен өч кенә көнлек баш төртер урын әзерләмиләр? Сыеныр урын тапмаганнар күбәү. Шәһәрдә тыелгач, чүплектә яшиләр. Сыеныр урын булса, чүплеккә китмәсләр, эчкечелеккә бирелмәсләр иде. Җәмгыять аларны күрмәмешкә салыша. Күз йому – сукбайлар юк дигән сүз түгел әле ул. Шуңа күрә иң зур теләгем шул: беребезгә дә бала кайгысы күрсәтмәсен. Аны яшь үткәч кенә аңлыйсың. Мин үзем гел ике эштә эшләдем, гел хезмәттә булдым, балаларны тәрбияләргә вакыт та булмады. Без иң куркыныч, туксанынчы ел чорларын үттек. Аллага шөкер, балаларым кешелеклек сыйфатларын саклап калдылар. Ана өчен шуннан да зур бәхет юк.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле