Түбән Камада юл һәлакәте нәтиҗәсендә 9 кеше зыян күргән

-- Alfia

Түбән Камада микроавтобус чит ил машинасы белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан ерак булмаган автомобиль хуҗалары хәбәр итте.

Сәнәгать зонасы территориясендә бүген кич «Тойота» микроавтобусы һәм «Рено Логан» машинасы бәрелешкән. «Тойота» бәрелүдән соң әйләнеп капланган.

«Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән.

«Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. Тугыз кеше дә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә урнаштырылды», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Авария урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле